Янгын куркынычсызлыгы күзәтү бүлеге башлыгы Айнур Галимуллин: "Май бәйрәмнәрендә янгыннан сакланыгыз!"
Янгын сүзе һәркем өчен йөрәк өшеткеч яңгырый. Тормыш булгач бәла-казалар да чыгып тора.
Еш кына мондый хәвефле бәхетсезлек очраклары гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. Янгын чыгу куркынычы бигрәк тә җәйге чорда арта. Кагыйдә буларак бу чорда хуҗалыкларда, урманарда коры үлән, чүп-чар яндыру очраклары еш очрый. Май бәйрәмнәрендә ишек алдында, урмна буйларында учакларда, мангалларда шашлык, башкачы пешә. Нәтиҗәдә янгыннар килеп чыга.
Шундый куркыныч барлыгын күздә тотып, Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын куркынычсызлыгы күзәтү бүлеге һәм Татарстан Республикасы дәүләт янгын сүндерү хезмәтенең Лесхоз аерым посты кисәтә. Учакны яндыру кагыйдэлэрен өлкәннәр дә, балалар да белергә тиеш. Табигатькә яки башка җиргә ял итәргә чыкканда янгын сүндерү кагыйдәләрен үтәрә онытмаска кирәк:
Коры чирәмгә ут төртү катгый тыела
Учакны караучысыз калдырмагыз, бигрэк тэ жилле конне
Шырпы, тәмәкене сүндермичә ташламагыз
Балаларга янгын белэн шаярырга ярамаганын анлатыгыз
Ял итү урыннан киткәндә үзегез артыннан учакны су белэн сүндереп, балчык белән күмегез.
Хөрмәтле гражданнар! Торак зонасына ут якмагыз, участокларыгзны һәрчак чиста тотыгыз, ихатада запас су саклау мөмкинлеген булдырыгыз.
Һәр бишенче янгын очрагы балаларның ут белән шаяру нәтиҗәсендә килеп чыга. Төп сәбәп - балаларның караучысыз калуында. Өлкәннәргә бала-чаганың кызыксынучан булуын онытмаска кирәк. Алар бит күпчелек зур кешегә охшарга тырыша. Өлкәннәр кулындагы шырпы ризык әзерләү, яисә бүлмәне җылыту өчен хезмәт итсә, балалар кулына эләккәч ул зур куркыныч яный.
Балаларның ял вакыты хәвефсез үтсен өчен хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан хәстәрлек күрелергә тиеш. Һәр авылда балаларга ял вакытларын файдалы үткәрү өчен мәйданчык булдыру мәсьәләсен хәл итүне кайгыртсыннар иде.
Әгэр дә сез урманда яки башка җирдә янгын чыгу очрагына тап булгансыз икән, кичекмәстэн 01 яки 2-32-01, 44-2-01телефоннарына шалтыратыгыз.
Айнур Галимуллин,
Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын куркынычсызлыгы күзәтү бүлеге башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев