Ясалма орлыкландыру технологы – Данил Мирзин райондагы үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы технологларның берсе
Малларны ясалма орлыкландыруның терлекләрнең продуктлылыгын күтәрүдә, ит-сөт җитештерүне арттыруда нәтиҗәсе зур булуы практикада сыналган.
Көтүне тулыландыру өчен нәселле мал сатып алу, аны тәрбияләп тору да бик күпкә чыгымлы булыр иде.
"Саба" җәмгыятенең Мичән бүлекчесе ясалма орлыкландыру технологы - Данил Мирзин райондагы үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы технологларның берсе. Ә инде эшнең уңай нәтиҗәсе белгеч өчен иң әһәмиятлесе.
-Иртәнге биш тулганчы киләм фермага. Савылыш башланганчы, сыерларны күзәтеп, барлап чыгам. Иң башта ашату ягыннан күзәтәм, кайсы сыерның теләккә килгәнен көтү залында билгеләү уңайлырак, савым беткәч алып калып, каплатып чыгарам. Аена 70 сыер каплаткан чак та бар, кабат чыгулар да күп. Буазлыкка ай саен 55 сыер тикшерелә. Таналар һәм сыерларны ясалма орлыкландыруга әзерләүдә малларның теләккә килү вакытын төгәл билгеләү мөһим. Бу чара бик катлаулы, гормональ препаратлар да кулланырга туры килә. Комплекска күчкәч эшләр күпкә җайланды. Сыерларга урын иркен булып, бәйсез йөргәч теләккә килгәннәрен дә күреп калырга мөмкинлек күбрәк. Мал саны күп хәзер, елына 150-200 тана кереп бара. Иткә киткән (браковка) сыерларга алмашка таналар да әзерләргә кирәк бит. Сыерларның буазлыгын ай азагында УЗИ аппараты белән махсус белгеч билгели, - дип эш тәртибен дә аңлата ул.
Ясалма орлыкландыручының көндәлек эше табиб хезмәтенә тиң. Тере организм белән эшләү, аны тоемлау һәм төгәл диагноз кую зур тәвәккәллек тә, сиземләү сәләте дә сорый. Бу эшендә аңа ветеринария буенча алган белемнәре, тәҗрибәсе дә ярдәм итә. Заманында атлар да караган, тана группасы җыеп, сыер да сауган ул. 9 ел ветеринар фельдшер булып эшли. Терлекчелектәге гомуми хезмәт стажы 30 ел. Шәхси хуҗалыктагы маллар авырып торса да, авылдашлары еш чакырлар үзен.
Ясалма орлыкландыру табигыйлыкны югалта дип уены-чыны белән әйтүчеләр дә бар. Әмма:
-Без элек үгезне яхшы сикерүе белән бәяләдек. Анасын, бабасын карап тормадык. Хәзер, нәсел эшен яхшырту буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Мисалга, элек бер сыерга 2-3 мең килограмм сөт савылган, хәзер 7 меңгә кадәр җитә. Аерма зур бит. Сперма югары продукцияле, сөтне мул бирүгә сәләтле, саф токымлы үгезләрдән алына, читтән алып кайталар. Алардан туган бозаулар эрерәк була, тиз үсә. Димәк, ясалма орлыкландыруның отышлы яклары күбрәк, - дип белгеч үз фикерләре белән яңа технологиянең уңышлы якларын дәлилләп күрсәтте. - Ә югары продукцияле сөт бирүче сыерларны бозау вакыттан ук әзерләргә кирәк. Маститлы сыерлардан савылган сөтне һич кенә дә тана бозауларга эчертергә ярамый, тана булгач, барыбер, сиздерә, - дип үз тәҗрибәсеннән чыгып киңәш итә технолог.
Комплекстагы эш бүлмәсендә чисталык, пөхтәлек Данил Мирзинның. Һәр әсбап үз урынында. Сперма азот тутырылган савытта саклана. Эш өстәлендә нинди генә прибор юк. Микроскоп аша читтән алып кайтылган һәр партия сперманың куәтен тикшерә. Сыерларның кайчан бозаулавын, каплатылган көнен, чираттагы бозауны кайчан көтәргә икәнлеген һәм башка шундый мәгълүматларны журналга теркәп бара.
Зәмирә Сәмигуллина.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев