Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбиячеләр тарафыннан "Яз һәм Хезмәт бәйрәме" карата танып-белү чаралары үткәрелде
2022 елның 1 маенда Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбиячеләр тарафыннан "Яз һәм Хезмәт бәйрәме"нә карата танып-белү чаралары үткәрелде.
Тәрбияләнүчеләр яз, табигатьнең уянуы, дуслык турында яраткан җырларын яңгыраттылар. Аннан соң, тәрбиячеләр белән бергә сәяхәткә чыктылар.
Уен программасы танып - белү элементын да үз эченә алды-чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән таныштылар. Балалар төрле күңелле уеннарда бик теләп катнаштылар: "күңелле змейка", "максатка эләк", "урын ал", "Лихие җайдаклар" . Чарада катнашучылар уеннардан бик канәгать һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев