1 апрельдән Саба районында исталык икеайлыгы старт ала
1 апрельдән Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә авыл һәм шәһәр җирлекләре биләмәләрен санитар чистартуны хәл итү, территорияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында чисталык икеайлыгы старт ала. Традициягә кергән мөһим чара 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта өченчекөн район активы белән үткәрелгән киңәшмәдә...
1 апрельдән Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә авыл һәм шәһәр җирлекләре биләмәләрен санитар чистартуны хәл итү, территорияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында чисталык икеайлыгы старт ала. Традициягә кергән мөһим чара 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта өченчекөн район активы белән үткәрелгән киңәшмәдә җитди сүз булды. "Барлык оешма-предприятиеләр, бюджет, учреждениеләр җитәкчеләре, коммуналь хезмәтләр, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси эшмәкәрләр бүген барысы да биредә. Нинди бурычлар куелганлыгы, нәрсәләр эшлисе икәнлеге, хезмәт фронты барыгызга да билгеле. Әйткәнне көтеп торасы түгел. Экология, иҗтимагый тирәлекләр елында чисталык мәсьәләсенә игътибар тагын да артырга тиеш. Таләпчәнлекне штраф санкцияләренә ге-нә кайтарып калдырасы түгелдер",- дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов һәм эшне һава шартлары мөмкинлек бирүгә карап территорияләрдәге карны таратудан башларга тәкъдим итте. Сабаның урманлы район булуы да исәпкә алынды. Бу уңайдан әгәр кайдадыр экология кагыйдәләре үтәлми икән, штраф санкцияләрен агач утырту чарасы белән алыштыру турында фикерләр әйтелде. Икеайлык чорында башкарылган эшләр турында мәгълүматны исә быел инфраструктура үсеше бүлегенә атна саен җиткереп барырга кирәк булачак.
Каты көнкүреш калдыклары чыгаруга да җаваплырак караш сорала. Район моның өчен бары ике генә полигон булуына да басым ясалды. Аларның елга башларында барлыкка килүе санкцияләнмәгән чүплек булып санала. "Калдыкларны сортларга аерып җыйнауны һаман ныклап торып оештыра алмыйбыз. Күпме акча түктек, ә контейнерлар барысы бер иш булып кала",- диде башкарма комитет җитәкчесе. Бәлки бу мәсьәлә 2018 елдан соң уңай хәл ителә башлар. Узган елның сентябрендә ТР Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасында калдыклар белән, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә территориаль схеманы раслау турында карар кабул итте бит. Шул нигездә ТБО (каты көнкүреш калдыклары) ТКОга (каты коммуналь калдыклар) әйләнеп, якын киләчәктә аларны чыгару ике региональ операторга йөкләнәчәк. Бу уңайдан Татарстан икегә бүленә. Операторларның Көнбатыш зонасына Сабадан тыш тагын 21 муниципаль район керәчәк. Әлеге муниципаль берәмлекләрдә ел саен 1 миллион тоннадан артык чүп барлыкка килә, шуның 17510 тоннасын безнең район бирә. Татарстанда аларны юк итү өчен чүп яндыру заводы, Казанда - ике, Югары Осланда, Чирмешәндә һәм Алабугада муниципальара каты коммуналь калдыклар полигоннары төзү планлаштырыла. Башка районнарда чүп төяү станцияләре генә булачак. Без әлегә чүп җыеп, аларны күмү белән генә шөгыльләнәбез, дияргә була. Алга таба җитештерү һәм көнкүреш калдыкларын төрен-төргә аерып, аларны икенче чимал буларак файдалануга җитди керешеләчәк.
Торак пунктларын коммуналь калдыклардан арындыруга региональ операторлар ныклап алынса, билгеле, тарифлар үсәргә мөмкин. Алай була күрмәсен иде. Киңәшмәдә халыктан үзара салым җыйнап төзелгән балалар мәйданчыкларына сак караш кирәклеге турында да сүз булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев