Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

15 февральдә әфганчыларны искә алабыз

Хәрби хезмәткә сиксәненче елларда чакырылган егетләребезгә сынауларның бик ачысын үтәргә туры килде.

1978 елның 5 сентябрендә башланып 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам иткән әфган сугышында интернациональ бурычларын үтәделәр алар. Әфган җирендә хезмәт иткән 100дән артык Саба районы егетенең өчесе туган якларына әйләнеп кайтмады. Кичә ТР хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы Фәнис Закиров, Әфганстан сугышы инвалидлары һәм ветераннары җәмгыятенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Илшат Әхмәтшин Чулпычта уллары Илфатны югалткан Раилә һәм Якуб Зиннәтуллиннар янында булып, аларның мәңге бетмәс хәсрәтләрен уртаклаштылар. Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары да Илфат Зиннәтуллинның каберенә чәчәкләр салдылар. Бүген исә Шыңар бозында укучылар арасында И.Зиннәтуллин истәлегенә багышланган хоккей уеннары үтәчәк. Яшь хоккейчылар биш авыл җирлегеннән килер дип көтелә. Сугышчы-интернационалистлар шулай ук Сабада әфганчы ирләрен югалткан гаиләләрдә дә булдылар. Бүген Завод-Нырты урта мәктәбе укучылары 1981-1986 елда мәктәптә белем алган Язлы Арташ авылы егете Фердинат Шәйдуллинны искә алу чарасы үткәрә. Юлбат урта мәктәбендә әфганчылар белән очрашу булачак, Тенекидә 1982 елда Әфганстанда һәлак булган Илгизәр Харисовны искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев