Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

2 ноябрьдә Төбәк авылында яшәүче тыл ветераны Миңҗиһан Зәйнуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады [+фото]

Үсмер чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килгән Миңҗиһан апага 14 яшеннән урман кисәргә, атлар карарга, ирләр көче соралган башка авыр хезмәтләр башкарырга туры килә. Ул дәһшәтле чорларны бүген дә тетрәнеп искә ала. Сугыштан соң күмәк хуҗалыкта сарыклар, бозаулар карый. Ире Нигъмәтулла белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Миңҗиһан апаны язмыш яшьтән...

Үсмер чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килгән Миңҗиһан апага 14 яшеннән урман кисәргә, атлар карарга, ирләр көче соралган башка авыр хезмәтләр башкарырга туры килә. Ул дәһшәтле чорларны бүген дә тетрәнеп искә ала. Сугыштан соң күмәк хуҗалыкта сарыклар, бозаулар карый. Ире Нигъмәтулла белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Миңҗиһан апаны язмыш яшьтән тол калып та, бала хәсрәте белән дә сыный.

Бүгенге көндә ул Төбәк авылында балалары, туганнары ярдәменә таянып гомер кичерә. Аны юбилее белән «Балкыш» үзәге директоры Рөстәм Равилин, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев