“АБУНӘЧЕ КӨНЕ”НДӘ КАТНАШ
Илебездә традицион абунә ункөнлеге бара. 21 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге акция Россия почтасы һәм газета-журнал редакцияләре белән берлектә оештырыла.
Иртәгә, 18 октябрьдә район почта элемтәсе бинасының хезмәт күрсәтү залында да "Абунәче көне" үткәреләчәк. Акциядә "Акчарлак" газетасы журналистларының да катнашуы көтелә. Бу көнне газета-журналларга язылучыларны истәлек призлары көтә. Шулай ук ташламалы бәяләрдә сәүдә хезмәте күрсәтү дә оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев