Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алар – Россиянең киләчәге

Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясе "Яшь гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе Экология елына багышлап оештырган "Без - Россиянең киләчәге" видеороликлар һәм проект эшләре конкурсы төгәлләнде. Видеороликлар номинациясендә урта төркемгә керүчеләр (14-17 яшьлекләр) арасында 1нче урыннарны Энҗе Кашапова (Лесхоз мәктәбе), Әндүз Арикиев (Завод-Нырты), Алмаз Гыйльфанов (Шәмәрдән лицее) яулады. Олылар төркемендә...

Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясе "Яшь гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе Экология елына багышлап оештырган "Без - Россиянең киләчәге" видеороликлар һәм проект эшләре конкурсы төгәлләнде. Видеороликлар номинациясендә урта төркемгә керүчеләр (14-17 яшьлекләр) арасында 1нче урыннарны Энҗе Кашапова (Лесхоз мәктәбе), Әндүз Арикиев (Завод-Нырты), Алмаз Гыйльфанов (Шәмәрдән лицее) яулады. Олылар төркемендә Айзат Нәбиуллин (КГТУ студенты), Айзат Әхәтов (Саба аграр көллияте) җиңүче булды.

"Проект эшләре" номинациясендә 14-17 яшьлекләр арасында җиңү Айгөл Гаттаровага (Тимершык), Инсаф Садыйковка (Курсабаш) һәм Айсинә Фазыловага (гимназия) бирелде. Зур төркемендә (18-25 яшьлекләр) 1нче урынны Лесхоздан Фиргать Төхбәтуллин алды. Сабабаш төп мәктәбеннән Гөлгенә Миңнегәрәева 2нче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев