Алла сакласын, сугыш-фәлән килеп чыга калса, без үзебезне саклый алачакбызмы?
Узган җомгада Сабада республика муниципаль районнары башлыклары һәм башкарма комитет җитәкчеләренең мобилизация эше буенча ярдәмчеләре катнашында гадәттән тыш шартларда граҗданнарны мобилизацияләүгә әзерләү һәм эвакуацияләү буенча шөгыль-өйрәнүләр узды.
Тыныч тормышта яшәсәк тә, андый-мондый хәлләр килеп чыга калган очракта хәрби чор гамәлләренә һәрвакыт әзер булып торырга кирәк. Өйрәнүләр әнә шул максаттан оештырылган иде. Мобилизацияләү пункты Саба гимназиясе бинасында җәелдерелде һәм аның ничек эшләргә тиешлеге практик шартларда күрсәтелде. Шөгыльгә хәрби комиссариат, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль структурасы вәкилләре, полиция, медицина хезмәткәрләре җәлеп ителде. Мобилизацияләнүчеләр ролен призыв яшендәгеләр һәм гимназия укытучылары үтәде. Барысы да инструкциядәгечә: пунктка беренче булып килүче "Нинди зарларыгыз бар?" дигән сорауга җавап итеп "башы авыртуын һәм кан басымының югары" икәнлеген белдерде. Чакыру буенча килеп җитүчеләрнең калганнары сәламәтлекләренә, гаиләләре белән бәйле проблемалары юклыгын әйттеләр. Чакырылучылар сорауларга бирелгән җаваплардан чыгып, төрле хезмәт вәкилләре утырган бүлмәләргә озатылдылар. Пункт эшчәнлегендә иң мөһиме документлар белән төгәл эш итү, нормативлар катгый һәм аларга сыешырга кирәклеге, запастагы сержант-офицерларны тиз арада озату тиешле частьларга оперативлыгына нык бәйле икәнлеге аңлатылды. Актлар залында призывниклардан командалар формалаштыру һәм тиешле урыннарга озату бүлекчәсе эшләде.
Гадәттән тыш хәл булган очракта Саба районы мобилизациядән тыш, куркыныч зоналардан эвакуацияләнеп кайтучыларны кабул итү буенча да оператив чаралар күрергә бурычлы муниципаль берәмлеккә керә. Бу эшнең ничек тормышка ашырылачагы практик рәвештә аграр көллият бинасында күрсәтелде. Эвакуацияләнүчеләр ролен өйрәнүдә катнашучылар үтәде. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең гражданлык оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге начальнигы Наил Гареев аңлатканча, хәрби конфликтлар вакытында кеше ресурсларын саклап калу чараларын яхшы оештыру - гражданлык оборонасының иң мөһим шарты. Көллияттә урнашкан эвакуация-кабул итү пунктында (ПЭП) автобусларда Казаннан китерелүчеләрне кабул итү, учетка алу, Сабадагы йортларга тарату күнекмәләре бөтен нечкәлекләрендә күрсәтелде. Барысы да исәпкә алынган: яшь балалы аналар өчен махсус бүлмә, подвалдагы вакытлыча яшерү урынында биш көнгә җитәрлек су һәм азык запасы булдырылган, тәртип сагы оештырылган иде. Наил Гареев подвалдагы суның ике генә көнлек булуын искәртте һәм эвакуацияләнүчеләрне учетка алу һәм йортларга тарату төркемнәре арасында документлар йөрешен ялгыш юлга кертергә тырышты. Өйрәнүләр менә шундый кимчелекләрне ачыклау өчен уздырыла да инде. Әмма ПЭП әгъзалары, "провокациягә" бирелмичә, үз бурычын үтәде. Әзерлекнең барлык этаплары уңышлы узылды. Бәя нигездә уңай, ә теләк бер генә: мобилизация җыены күнекмәләре бары тик өйрәнүләр генә булып калсын иде.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев