Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алтын туйлы алтын көз

Гомер көзенә пар канатың белән кереп, балалар, оныклар игелеген икәүләп, тигезлектә татудан да олы бәхет юк. Шунысы куанычлы, районыбызда да әлеге парлы куаныч хисләре кичерүче гаиләләр шактый.

Быел районыбызда 47 пар алтын туйларын, 13 гаилә 60 ел бергә гомер кичерүләрен билгеләп үтәләр. Алтын көзнең күркәм бәйрәменә әверелгән алтын парларны хөрмәтләү тантанасында шуларның 37се катнаша алып, бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары булдылар. Яшьлектә кавышкан ярлары белән ярты гасыр гомер кичереп, иңгә-иң куеп яшәгән парларны хөрмәтләү чарасы иң элек ЗАГС бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова тәкъдим иткән «Алтын никахлар» китабына кул куюдан башланды. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап яшәгән парларыбыз яшьлек елларын, кавышкан бәхетле чорларын янә бер кат күңел түреннән кичерделәр. Еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтне дәлилләгән алтын туйларын билгеләп үтүчеләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, шәхси тормышта да, хезмәттә дә үрнәк булып яшәгән парларга олы ихтирамын белдерде. «Районыбыз яулаган уңышларда сезнең өлешегез зур. Бүген сезнең тырыш хезмәтегезне балаларыгыз, оныкларыгыз дәвам итә. Бүгенге матур тормышлар сезнең гомер буе куйган олы хезмәтегез нәтиҗәсе. Соңгы 30 елдагы үзгәрешләрне күздән кичерсәк, ышанырлык та түгел. 50 ел гомер ителгән дип әйтүе генә җиңел. Бу еллар эчендә күпме сынаулар, шатлык-куанычлар аша узылган. Бүгенге көндә иң зур байлыгыгыз – балаларыгыз.

Өлкәннәр ункөнлегендә генә түгел, һәр көнне кадер-хөрмәттә яшәргә язсын сезгә! Илебез өчен куйган фидакарьлегегез, изге эшләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, яшь буын сездән үрнәк алып яшәсен», – диде үз чыгышында район башлыгы. Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе  җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин да изге теләкләр җиткерде. Бәйрәм чарасын алып баручы Илназ Мусин һәм Энҗе Нурисламова алтын парларыбызның гомер юллары белән таныштырудан күренгәнчә, алар арасында төрле һөнәр, язмыш ияләре бар, әмма барысын да  үрнәк, тату тормыш, бәхетле картлык берләштерә. Мәсәлән, Сабадан Диләфрүз һәм Рәсүл Мәҗитовлар 18 яшьләрендә кавышып, олы мәхәббәтләрен гомер буе саклап яшиләр. Алар матур гаилә корып, берничә ай үтүгә, Рәсүл абыйга армия сафларына чакыру килә. Диләфрүз ханым каенана һәм каенатасы белән ирен ике ел хәрби хезмәттән көтеп ала. Бу аларның мәхәббәтен, бер-беренә булган ышанычны ныгыта гына. Бүген алар дүрт кызларының, тугыз онык, бер оныкчыкларының игелеген, кайгыртуын тоеп, үзләре дә терәк булып гомер итәләр. Кечкенәдән техника белән мавыккан Рәсүл абый күптән лаеклы ялда булса да, бүген дә такси хезмәте күрсәтә. Бар эшкә дә уңган-булганлыгы белән макталган Диләфрүз апа гаилә җылысын саклый.

Түбән Шытсуда яшәүче Хәния һәм Равил Сөнгатуллиннар үзләре үрнәгендә тәртипле, хезмәт сөючән балалар үс­тереп, бүгенге бәхетле көннәренә килеп җиткәннәр. Яшьлектә бер-берсен ерактан эзләмәгәннәр алар. "Югары Шытсуда күршеләр булып үстек. Дүрт ел дус булып йөргәннән соң, Хәнияне җитәкләп кенә алып кайттым. Бер-беребезне аңлап, хөрмәтләп яшәлгән гомер бу. Эшләгән вакытта бер-беребезне күрмәдек тә. Балалар тәрбияләү тулысынча Хәния өстендә булды", – ди гомер буе җаваплы хезмәттә булган Равил Әмин улы. 31 ел "Беренче Май" колхозы рәисе булып эшләп, әлеге хуҗалыкны үстерүгә зур көч куя. Ул җитәкчелек иткән чорда күп социаль объектлар торгызыла, хуҗалыкның үз көче белән юл, күпер салына. Хуҗалык бөтен тармаклар буенча да югары күрсәткечләргә ирешә. Равил абый 1986 елда "Почет билгесе" ордены, 1998 елда "ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек була. Әлбәттә, әлеге ирешелгән уңышларда Равил абыйның ныклы тылы – татар ханымнарына хас бөтен күркәм сыйфатларны үзенә туплаган Хәния апаның өлеше зур. "Мин иремнең эше алга барсын өчен бөтен тырышлыгымны, көчемне бирдем. Бервакытта да эшенә кысылмадым", – ди Хәния апа.

Шекше авылыннан Фоат һәм Люция Гыйбадуллиннар да чын бәхетне хезмәттә тапкан тырыш гаиләләрнең берсе. "Армиядән кайткач авылда тракторда эшли башладым. Клубта Алан-Елга авылы кызы Люцияне очраттым. Бер елдан артык йөрдек тә, башка егетләр алып китәр, дип куркып тизрәк өйләндем. Ике малай, ике кыз үстердек. Бүген 10 оныгыбыз бар. Малайлар-киленнәр барысы да укытучылар. Гаиләнең тотрыклылыгында хатын-кызның роле зур. Ире белән кулга-кул тотышып яшәсә гаилә нык, балалар тәртипле була. Гаилә учагының җылысын саклап яши белгәне өчен мин Люциягә рәхмәтлемен", – ди Фоат абый. Гомер көзендә пар канатыңның ихлас рәхмәт сүзләрен ишетү – узылган гомер юлына иң зур бәя шулдыр.

Гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче мөхтәрәм парларның балалары исеменнән Килдебәк авылыннан килгән Рәзифә һәм Нәкыйф Латыйповларның кызлары Гөлнара ханым Зарипова, ветераннарыбыз эшләп лаеклы ялга чыккан оешма-предприятие җитәкчеләре исеменнән "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов чыгыш ясады. Кичәнең иң өлкән пары, 67 ел тигезлектә яшәгән Түбән Шытсу авылыннан Фәүзия һәм Әмин Галәвиевлар быел гына яшьлек туйларын уздырган Динә һәм Венер Ибраһимовларга үрнәк гомер итү серләрен җиткереп, изге Коръән китабы тапшырдылар. Яшь гаилә олугъ бүләкне кабул итеп алып, гаиләләренең ныклы нигезле, озын гомерле буласына ышандырдылар. Рәис Миңнеханов Фәүзия апаның иңнәренә ак шәл салды, Әмин агага түбәтәй киертте. Бәйрәмне район мәдәният хезмәткәрләренең матур җыр-биюләре бизәде, изге теләкләр теләнде, яшьлек хатирәләре барланды, күңелләр нечкәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев