Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Астрономия урынына ...астроялган

20 мартта Халыкара астрология көне билгеләп үтелә. Астрология - грек-юнан телендәге astro "йолдыз" һәм logos "гыйлем" сүзләрен кушып ясалган.

Язын көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән көнне һәртөрле экологик, астрономик, хәтта ки астрологик чаралар үткәрелә. Бөтендөнья астрология көне нәкъ шушы көнне билгеләнә. Төнге күк гөмбәзендәге бихисап йолдызларны йолдызлыкларга бүлеп, аларга исемнәр бирү һәм йолдыз санаучылар, йолдызнамәләр тәүләп юнан халкында барлыкка килгән дип саналса да, астрологиянең тамырлары шумер-бабил астраль мифларына барып тоташа һәм төрле мәҗүси культлар белән бәйле. IX-X гасырларда гарәпләрдә дә таралып, Европага үтеп керә, соңрак, фән үсеше нәтиҗәсендә кысрыклап чыгарыла. Төрки йолдызнамә кытай календарена охшаш, һәр ел бер хайван исеме белән аталган.

Безнең күк йөзендәге йолдызларга битараф булмавыбыз турында бихисап җырлар да сөйли. Бу, күрәсең, геннардан да, халыкча әйтсәк, каннан да килә торгандыр. Чөнки йолдызлы күк йөзе моннан бик күп мең еллар элек тә борынгы бабаларыбыз өчен түшәм булып торган бит. Кеше күктәге күренешләрне аңларга тырышкан. Шуңа күрә астрология барлыкка килү кешелек тарихында закончалыклы күренеш. Астрология - кешеләр язмышына, характерына күктәге яктырткычлар тәэсир итә, йолдызларның торышына карап язмышларны алдан белеп була дигән уйдырма ул. Коперник, Бруно, Галилей заманнарыннан башлап әлеге хорафатны практик ихтыяҗлар өчен кулланылучы астрономия алыштыра башлый. Ягъни күк җисемнәрен, аларның төзелешен, ничек барлыкка килүен дөрес өйрәтә торган фән барлыкка килә.

"Кадерле укучылар! Сез Х сыйныфта яңа уку фәне - астрономия өйрәнәчәксез". Әйе, үзләштергән идек без сиксәненче елларда әлеге фәннең башлангыч нигезләрен. Мин иң гади линзалардан телескоп ясап азапланганымны әле дә яхшы хәтерлим. Бик тә мавыктыргыч фән булып чыкты ул астрономия. Русиядә беренче университетка нигез салган М.Ломоносов юкка гына кешенең дөньяга карашын киңәйтә торган әлеге фәнне математикадан соң икенче урынга куймаган. Әмма, ни кызганыч, шикле реформалар кичереп маташкан мәгарифтә хәзер астрономия мәҗбүри укытылырга тиешле фәннәр исемлегендә юк. Янәсе, Кеплер законы, Доплер эффекты урта статистик укучыга нигә кирәк? Ә кемнәр өчендер тормышта навигация, йолдызларга карап ориентлашу зарурлыгы туа икән, аларны моңа махсус өйрәтәчәкләр. Алайга китсә, әйтик, математиканы да нигә өйрәнеп торырга? Тапкырларга, бүләргә калькуляторлар бар бит! Шушы мантыйктан китсәк, тарих, химия, физика, география фәннәрен дә программадан төшереп калдырып булыр иде.

Иң аянычы шул: мәктәп программасыннан теге яки бу дисциплинаны төшереп калдырудан барлыкка килгән вакуум буш тормый. Соңгы елларда, мәсәлән, астрономия фәне урынын XVII гасырда яшәгән немец галиме И.Кеплер әйткәнчә, астрономиянең тиле кызы - астрология дәгъвалый башлады. Чын мәгънәсендә чәчәк атты тиле-милеләр "гыйлеме". Радио-телевизорны ачсаң - йолдызлар фаразы, газета укый башласаң, тузга язмаган йолдызнамә. Сары матбугатта бирелгән анкеталарда "йолдызлыгың?" дигән сорау "милләтең" графасы белән бер дәрәҗәдә йөри. Инде паспортка гына язасы калды. Хәзер йолдызларга карап күрәзәлек итүчеләрне "академияләрдә" әзерләп чыгаралар, астрологларның халыкара конференцияләренә кадәр үтә бит.

Чыннан да, СССР таркалганнан соң тормыш идеалларын югалткан халыкның аңын томалау фронты ачылып, кешеләрнең башына моңарчы күрелмәгән ялган тутыру өчен киң колачлы һөҗүм башланды. Астрология бу фронтның алгы сызыгында. Астрология - кешенең йомшаклыгыннан явызларча файдалану, аны күк җисемнәренә бәйле хәлгә төшерү, шәхси мөмкинлекләрен чикләү, ялгыш эш-гамәлләргә этәрү ул. Йолдызнамәгә ышанучылар үзләренең галәмне танып белү дәрәҗәсе ягыннан моннан 10-20 мең еллар элек яшәгән борынгы кешеләрне хәтерләтә. Югыйсә, бездән триллионнарча километр ераклыктагы йолдызларның конкрет кешегә йогынтысы хәтта әкрен генә исеп куйган җил белән чагыштырганда да чүп кенә бит. Инде шәхеснең характерын формалаштыручы биологик, генетик факторларга, әйләнә-тирә йогынтысына кереп китсәк, йолдызлар фаразы гомумән көлке. Төптән фикерли белгән кешегә әлеге томанлы сүзләр тезмәсенең "авызыгызга шөреп капмагыз - йотып җибәрүегез бар", "бүген яңгыр яварга мөмкин" ише ихтималлылыклардан берни белән аерылып тормавын аңлавы кыен түгел. Шуңа да карамастан, йолдызлар фаразының чеп-чи ялган булуын фаш иткән язмалар бирәсе урында, кайбер мәгълүмат чаралары астрологларга тырышып хезмәт итәләр. Укучылар кулында "гороскоп"лар турындагы китаплар еш күренә. Бүгенне яисә иртәгәге көнне йолдызнамәдән чыгып планлаштырган яшьләрдән киләчәктә ни көтәргә? Кыскасы, XIV гасырда яшәгән итальян шагыйре, гуманизмга нигез салучыларның берсе Ф.Петрарка сүзләре белән әйтсәк, "ирекле булып туган кешеләрне берни тоймый торган хиссез йолдызлар колына әйләндерү" шушы була инде.

"Астрологиянең зыяны әлегә, күпчелекнең аек акыл белән фикерләү, юмор хисен югалтмавы аркасында гына күзгә ташланмый", - дип яза Русия гуманистлары җәмгыяте (РГО) президенты, профессор В.Кувакин "Здравый смысл" журналының 3 нче санында (2006 ел) басылган "Астрология" исемле мәкаләсендә. Менә дөнья күләмендә танылган тагын бер галим - Нобель премиясе лауреаты, академик В.Гинзбург фикере: "Йолдызлар һәм планеталар торышының кеше язмышына бернинди мөнәсәбәте юклыгы исбат ителгәнчегә кадәр астрология ялган фән түгел иде. Инде бу төгәл исбат ителде. Хәзерге физика һәм биология фәннәре планеталарның (йолдызлар турында әйтеп тә торасы юк) кешеләр язмышына бернинди йогынты ясамаганлыгын тулысы белән расларга мөмкинлек бирә".

Йолдызнамәларгә ышануның мәгънәсезлек икәнлеген акыл ияләре электән үк белгәннәр югыйсә. Атаклы инглиз драматургы В.Шекспир "Король Лир" трагедиясендә Эдмонд авызыннан мондый фикер әйттерә: "Менә кайда ул үтә акылсызлык! Әгәр тормышта эшебез барып чыкмаса (үзеңне тота алмаганнан мондый хәлләр еш була) без моны Кояштан, Айдан, йолдызлардан күрәбез. Әйтерсең, без күкләр шулай кушканга күрә ахмак һәм дуамал, йолдызлар язмышыбызны алдан билгеләп куйганга күрә алдакчы, карак һәм хыянәтче, планеталар йогынтысына мәҗбүри буйсынуыбыз аркасында эчкече, күңелсезлеккә дучар ителгән һәм уйнашчы, әйтерсең, безнең кимчелекләр күкнең үз ихтыярына буйсындыруына бәйле."

Кыскасы, яшь буын аңына астрологиянең искелек калдыгы икәнлеген төшендерү турында бүгеннән кайгыртмасак, җиргә озакламый фикерләү, уйлау сәләтен югалткан, теләсә нинди тәэсиргә тиз бирелүчән, аумакай буын килер көннәргә ерак калмый.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев