“Автосервис” хуҗасы Айдар Шәвәлиев авыр хәлдә яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Казанга сәяхәт оештырган
Кичә, бүген, иртәгә

“Автосервис” хуҗасы Айдар Шәвәлиев авыр хәлдә яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Казанга сәяхәт оештырган

Рамазан - игелекләр ае. Шуны күздә тотып, Байлар Сабасындагы "Автосервис" хуҗасы Айдар Шәвәлиев авыр хәлдә яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Казанга сәяхәт оештырган.

Малайлар-кызларның башкаланың ял итү урыннарында күңел ачып, сыйланып кайтуы балачакларыннан матур бер көн булып хәтерләрендә калыр. Игелек­ле эшмәкәр балаларга соңыннан күчтәнәч-пакетлар өләшкән. Ай­дар­ның әлеге изге гамәле - чарада катнашкан балаларның әти-әниләре өчен дә зур шатлык.


Нет комментариев