Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кичә, бүген, иртәгә

"Авылым минем" бәйгесе

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы бергәләп "Авылым минем" исемле конкурс игълан итә.

Бәйгенең максаты: дөнья буйлап сибелгән татар авылының бүгенге хәл-әхвәленә, үткәндәге мирасына, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, туган телебез, матур үрнәкле татар гаиләләренең яшәешенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Бәйгедә һәркем катнаша ала. Язмаларның жанры чикләнми. Бары тик әдәби әсәрләр генә кабул ителми. Материалларның күләме компьютерда җыелган 4 биттән артмаска тиеш (шрифт зурлыгы 12-14 пункт). Конкурсантлардан язма белән бергә, үзләре турында тулы мәгълүмат (исем-фамилиясе, туган елы, белеме, һөнәре, 4кә 6 см зурлыгындагы бер фото, пас­порт ксерокүчермәсе, ИНН һәм страховой танык­лыгы номерлары) теркәү сорала. Фотосурәтләр җибәрү мәҗбүри.

Катнашучылар "Халкым минем" газетасына кызыклы, гыйбрәтле язмаларын 2013 елның 30 декабренә кадәр "Халкым минем" газетасының gazetavkt@mail.ru электрон адресына яки "420060, г.Казань, пл.Свободы д.1, Исполком ВКТ" адресына җибәрә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авылым минем