Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Авырлыгын да, сабырлыгын да бирде” [+фоторепортаж]

Хәкимә әби язмышында сугыш чоры хатын-кызларының бар тормышы, кичереше чагыла. Бер гасырга якын гомер кичергән акъәбинең язмышына үпкә сакламыйча, зарланмыйча, сыкранмыйча тормышны һаман да сөеп яшәве күпләргә үрнәк булырлык.

- Мин 1917 елда, болгавыр заманда туганмын, күп нужа күрдем, Аллаһыма шөкер, ут газабы белән суд газапларын кичермәдем,- дип сүзгә кереште Оет авылында яшәүче 99 яшьлек Хәкимә әби Закирова. - Әнием мине тапканнан соң 3 көннән дөнья куйган. Әтием берничә хатынга өйләнеп караган, тик гомерләре булмаган. Мине әниемнең ике сеңлесе какмый-сукмый карап үстерделәр, беркемгә дә бир­­мәделәр, әнинең васыяте шулай булган. «Васыятьле бала син» дип иркәләгәннәре һа­ман истә. Дүрт хатыны үлгән әтием беркөн мине карап үстергән Сәлимә апама: «Хәкимәне ятим итмик, әйдә бергә булыйк» дип, сүз катып, сигез яшемдә Сәлимә тәтәм әтиебезгә Югары Кибәхуҗага кияүгә барды. Бик авыр еллар иде. Аерым хуҗалык вакыты. Колхоз оештырабыз дип, хуҗалыкларда нинди мал бар, шуны җыя башладылар. Безнең дә сыерыбыз белән келәтебезне алдылар. Шулай итеп Кибәхуҗада минем күз алдында оешкан колхоз ул, 30 еллар башы бу».

Колхозлашу елларының тере шаһите Хәкимә әбигә ул чакта 12 яшь булган. Уку-язу турында уйлыйсы да юк. Кечкенәдән тормыш арбасына җигелгән Хәкимә ат, үгез җигеп колхоз басуына тирес түгә, урак ура. 15 яшендә мәктәп балаларына, басуда эшләүчеләргә ашарга пешерә. 1937 елда бөтенләй таныш булмаган Оет авылы егете Шәмсемөхәммәт аны ат чанасына бәйләп дип әйтерлек салып, урлап алып кайта. «Минем бер бирнәм дә юк, җитмәсә бер-беребезне белмибез», -дип тә өзгәләнеп карый. Шулай итеп Хәкимә кайнана-кайнаталы йортка килен булып төшә. Шәмсемөхәммәт абый 1935 елда Оетка кайткан беренче тракторны иярли, техника телен аңлаучы булдыклы егет була.

1939 елда беренче кызлары Гөлфирә туа. Бәхетле гаиләнең тормышын каһәр суккан сугыш җимерә. Сугышның беренче көннәреннән күкрәк сөте ашаучы баласын өйдәге өлкәннәргә калдырып, аны Апаска окоп казырга җибәрәләр. Биш айга якын эшләп кайткан анасыннан сабые бөтенләй ятсына, елый. Хәер, баласы үзен танымый өзгәләнгән чаклары аның тормышында бик күп була. Күргән нужаларының әҗередер, Хәкимә әбине Аллаһы озын гомер, камил акыл, зирәк зиһен белән бүләкли. Нәкъ үзе әйткәнчә, авырлыгын да, сабырлыгын да бирә. Бер гасырлык гомернең һәр көнен бүгенгедәй, төгәл даталар белән хәтерли ул. Соңгы елларда күзләре дөнья матурлыгын күрүдән мәхрүм булса да, әбекәйнең күңел яктылыгы төсләр тоныклыгыннан өстенрәк. Йөрәгеннән җылылык, күңеленнән нур иңә аның. Күп сынауларны кичерсә дә, язмышына шөкер диеп, бөтен туганнарына нәсел чылбырының бер матур тармагы булып яши.

-Бүген син киләсен сизеп микән, төнлә торып, шушы хәлне үземә-үзем сөйләп утырдым. Әминә исемле яшьтәшем белән карлы-яңгыр яуган бер көнне ат җигеп тегермән баганасына урманга бардык. Үзебез дә, атыбыз да ач. Соңгы көчкә төяп бетереп, кайтыр юлга чыккач, йөкнең авырлыгыннан атыбыз егылды. Юеш кар, әче җилгә түзәрлек түгел. Чанадан агачларны бушаттык, ат тормый, шушында үләрбез инде, дип елыйбыз. Шулчак Йомгалак урманы бригадиры Салих абый аты күренде. Аның аты арурак. Үзебезнең атны аның чанасына чак күтәреп салып, авылга алып китте. Без агачларны кире төяп мин бер тәртәдән, Әминә икенчесеннән тартып, авылга алып кайттык. Бу үзәккә үткәннәрнең берсе генә инде. Һәрберсеннән китап язарлык.

Балаларны күп таптым, үзем карап үстерә алмадым. Ничек үскәннәрен дә күрмәдем, өйгә кайтып та кермәдек», - ди Хәкимә әби. Шәмәрдән урманында агач кисүләрен дә, 15 көнлек баланы калдырып башка авыл басуына ашлык сукканда күкрәге шешеп җәфаланганнарын да бүгенгедәй хәтерли. 1943 елда авылдагы бердәнбер техниканы иярләүче Шәмсемөхәммәт абыйны да сугышка алалар. Ул китеп, сигез ай узгач, Саба МТСыннан җитәкчеләр аның адресын сорап киләләр. «Тракторы сүтелгән килеш, ремонтта калды, җыя алучы юк. Частена хәбәр итеп, кире кайтарасы иде, илне туйдырырга трактор кирәк», - диләр.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев