Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәм белән җир йөзендәге иң кадерле кешем!

Иң сөйкемле сүзләр - синеке! Йомшак, жылы куллар – синеке! Иң-иң татлы сүзләр - синеке! Җан изрәткеч җырлар – синеке! Синсез дөнья күрмәс идек, Синсез берни белмәс идек, Синсез берни кылмас идек, Синсез кеше булмас идек!

Хөрмәтле әниләр! Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көне – календарьдагы иң якты, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе.

Әни - җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән ,халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

Көннең яктылыгы - кояшта,

Күкнең матурлыгы - йолдызларда,

Җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда.

Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев