Балаларны куандыру
Инвалидлар декадасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне куандыру максатыннан төрле чаралар күрелде.
Район халыкка хезмәт күрсәтү "Балкыш" үзәгенең балалар һәм гаилә бүлеге белгече Илсөяр Закирова: "Декаданың соңгы көнендә "Васил" җәмгыяте директоры Ләйсән Вәлимөхәммәтова күрсәткән матди ярдәм белән өйләрендә торып укучы физик мөмкинлеге чикләнгән 14 баланы күчтәнәч-пакетлар белән куандырдык",- дип хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев