БАСУЛАРДА ТРАКТОРЛАР ГӨРЕЛТЕСЕ
Районыбызда тулы куәтенә язгы кыр эшләре башланып китте. Күпьеллык үлән басуларын тырмалау, көзге культураларны тукландыру эшләре кайбер хуҗалыкларда инде төгәлләнү алдында. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2 майга барлыгы 10500 гектарда күпьеллык үләннәр (план - 12500), 6500 гектарда уҗымнар тукландырылган (план - 8500). Өч мең тонна...
Районыбызда тулы куәтенә язгы кыр эшләре башланып китте. Күпьеллык үлән басуларын тырмалау, көзге культураларны тукландыру эшләре кайбер хуҗалыкларда инде төгәлләнү алдында. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2 майга барлыгы 10500 гектарда күпьеллык үләннәр (план - 12500), 6500 гектарда уҗымнар тукландырылган (план - 8500). Өч мең тонна чәчүлек орлык инкрустацияләнгән. Күпьеллык үлән басуларының 10 мең гектардан артыгы тырмаланган. Бөртеклеләр быел 24 мең гектарда игеләчәк. Чәчү эшләренә керешкән хуҗалыклар да бар. Мисалга, беренчеләрдән булып, 1 май көнне "Шытсу" җәмгыятендә борчак, "Нырты" җәмгыятендә арпа, "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасында солы чәчү эшенә керештеләр.
"Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе быел 650 гектар арпа, 330 гектар солы, 200 гектар борчак, 220 гектар бодай, 50 гектар бөртеккә кукуруз, 350 гектарда терлек азыгы өчен кукуруз, 500 гектарга катнашазык чәчүне планлаштырган. Күпьеллык үлән игеләсе мәйданнарны да 200 гектарга арттырырга уйлаганнар. Моңарчы 680 гектарда игелә иде.
-Терлекләрнең баш саны арткан саен күпьеллык үлән мәйданнарын да арттыру кирәк. Бер баш терлеккә 1 гектардан чыгып исәпләнелә. Ә хуҗалыкта терлекләр саны 1500 баш. Чәчүлек орлыкларны узган ел яңарткан идек, быел сыналган сортларны гына чәчәбез, - ди хуҗалыкның баш агрономы Инсаф Мөхәрләмов.
Быелгы яз яңгырлары белән куандырды, иген муллыгына да өмет уятты.
- Ташу да булмады бит, кар сулары да җиргә сеңеп барды, яңгырлар да яуды. Икмәк булырына өметләнәбез. 1 май көнне "кул куйган" идек, менә бүген икенче көн. Иртәнге алтыда чыгабыз, караңгы төшкәнче кырда. Уңай һава торышы булганда бер минутны да бушка уздырырга тырышмыйбыз. Бу басуда эшне бүген төгәлләрбез дип уйлыйбыз, - дип каршыладылар әлеге хуҗалык механизаторлары кырда. Арташ бригадасы ягында 26 гектарлы басуда "МТЗ-12,21" тракторын иярләүче Илсур Фәләхов арпа чәчә иде. Аның ярдәмчеләре, студент егетләр Рәмис Дәүләтов, Расих Зиннәтов, Райнур Мөхәрләмов та туган як кырларында хезмәт куюның ямен белеп, намус белән эшләргә тырышалар. Фәнил Сәлахиев "МТЗ-82" тракторы белән чәчүлек орлык, Илшат Мөхәрләмов "КамАЗ" машинасында ашлама чыгарып тора. Минераль ашлама бер гектарга 70-80 килограмм. Чәчүлек орлык бер гектарга 2,70 килограмм исәбеннән кертелә.
Хуҗалыкта 650 гектарда көзге культуралар, 490 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган.
Дым узган елларга караганда мул, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. Агротехник чаралар дөрес кулланылып, синоптиклар җәйге чорда фаразлаган явым-төшемнәр дә вакытында булганда, игенчеләрнең планлаштырган терлек азыгы һәм бөртеклеләр уңышына ышанычлары зур. (Фотолар saby-rt.ru сайтында.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев