“Бездә очраклылар юк“ [+фотолар]
Районыбызда җәмәгать тәртибен, тынычлыкны, юллардагы хәрәкәт иминлеген 66 эчке эшләр органы хезмәткәре тәэмин итә. Һәр өлкәдә тыныч вәзгыять булдыру бурычы йөкләнгән әлеге коллектив һөнәри бәйрәмен нинди хезмәт нәтиҗәләре белән каршылый? Шундый сораулар белән РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге начальнигы Васил Шәрифулла улы Исмәгыйловка мөрәҗәгать иттек.
- Һөнәри бәйрәм - ул еллык эшчәнлеккә бәя, башкарган хезмәткә анализ ясый, яңа бурычлар куя торган вакыт. Быелгы бәйрәмне дә зур горурлык һәм күтәренке рухта каршыларга тулы хакыбыз бар дип саныйм. Районыбыздагы вәзгыять тыныч, тотрыклы саклана, эш күрсәткечләре югары икән, димәк, уңай яктан билгеләп үтәсе подразделениеләребез, мактауга лаек хезмәткәрләребез бар дигән сүз. Хокук саклау органнарында 36 ел хезмәт куючы буларак ныклы ышаныч белән әйтә алам: безнең өлкәдә очраклы кешеләр була алмый.
Әлеге җаваплы һәм авыр хезмәтнең асылын аңлаган, райондашларыбызның иминлеген тәэмин итүне төп бурычы дип санаган бердәм коллектив көче белән район күләмендә имин вәзгыять саклана. Хезмәткәрләребезнең тырышлыгы, үз эшенә бирелгәнлеге хезмәт күрсәткечләрендә дә ачык чагыла. Агымдагы елның 10 аенда районда 158 җинаять теркәлде, ә узган ел аларның саны 116 иде. Бу профилактик статьялар буенча күбрәк эшләнүе, ягъни хезмәткәрләребезнең үз бурычларын оператив башкарып, үтерү белән янауларны андый аеруча куркыныч җинаять эшләнгәнче кисәтүләре, шулай ук җинаять кодексына кайбер үзгәрешләр кертелүе белән аңлатыла.
Эшчәнлегебезнең гомуми нәтиҗәлелеге буенча безнең коллектив 3 категория бүлекләр арасында 1 урынга лаек булды. Гомум җинаятьләрне ачу күрсәткече 10 айда 98,5 процент, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу 100 процент тәшкил итеп, республика күләмендә иң яхшы күрсәткечкә ирешелде. «Уңыш-2016» операциясе барышында 5 җинаять, 30 вак урлашу факты ачыкланды. Профилактика, оператив-тикшерү чаралары ярдәмендә 10 айда наркотик матдәләр саклауның 4 очрагы ачыкланды. Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше буенча 7 җинаять эше ачылды. Заман алга барган саен хокук бозучылар тагын да активлаша, җинаятьләрнең төре дә арта тора, бу исә бүлек хезмәткәрләреннән тагын да уяулык, саклык таләп итә.
Әлбәттә, районыбыздагы тотрыклылыкта төрле җәмәгать оешмалары (административ комиссия, КДН, ДНД, суд, прокуратура, суд приставлары) белән берлектә, тыгыз элемтәдә эшләүнең йогынтысы зур. Көч структуралары белән алып барылган төрле хокук бозуларны кисәтү чаралары җинаятьләрне булдырмауга нигез булып тора. Гомумән, эшчәнлегебезнең уңай нәтиҗәсе районыбыз җитәкчелегенең әлеге өлкәгә булган карашы белән дә нык бәйләнгән. Хезмәткәрләребезнең эш һәм көнкүреш шартларын яхшырту һәрдаим күз уңында тотыла, соңгы ике елда участок вәкаләтлеләре 10 машина белән тәэмин ителде.
Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев