"Бишенче сыйныфтан бергә без"
Мамалай авылына яшәүче алтмыш ел бергә гомер иткән пар белән күрешергә килдек. Ир-атларның мәчеттән икенде намазын укып кайтышы иде.
-Габдерәүф абый белән Рузия апа кайда яши микән? - дигән сорауга бер абзый:
-Әнә, Рәүф кәчтүм-чалбардан, иң алдан кайтып бара, - дип күрсәтте. Кәчтүм-чалбарлы 85 яшьлек егетне машина белән тиз куып тоттык тотуын. «Өебез монда гына бит, җәяү генә барам», дип машинага утырмагач, үзем дә җәяүләгән идем, бабайның адымына чак өлгердем. Сөбханаллаһ, моның кадәр җитезлек, төз гәүдә яшьләрнең дә күбесендә юк. Габдуллиннарның якты йөзле, тырыш булулары капкадан ук күренеп тора. Сары төстәге сайдинг белән тышланган йортның яшел капкасын ачып керсәк, каршыбызга карчыгы килеп чыкты. Кулындагы зәңгәр чиләктә кып-кызыл баланнар.
-Яшьлектә, балалар үстергәндә булсын дип утырткан идек. Хәзер дә әрәм итәсе килми шул, менә җыеп кердем әле, - ди әбекәй. Ул арада, Рәүф абый мал өе бүрәнәсенә кадакланган кул югычка йөгерә-йөгерә су салды.
Гомер буе менә шулай бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгәнлекләре күренеп тора.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев