Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Быел районыбыздагы кайбер күпфатирлы йортларда төзекләндерү эшләре башкарылачак

Татарстанда капиталь ремонт программасы га­мәлгә ашырыла башлаганга ун ел вакыт узды. Шушы чорда республикада 2 миллионга якын кешенең торак шартлары яхшырды.

Районыбызда да былтыр гына күпфатирлы йортларда яшәүче 179 гаилә ремонтның уңай якларын күрде. Программа­ны гамәлгә ашыруда федераль бюджетның да, җирле чыганакларның, шул исәптән торак милекчеләренең үзлә­ренең дә өлеше зур.То­рак милекчеләре үз­ләре капиталь ремонт чыгымнарының 5 процентын түли. Иске йортларны төзекләндерүгә, аварияле торакларны бе­терүгә әнә шулай төрле яклап җай чыкты. Дөрес, башта программа өчен өч, соңыннан дүрт ел срок бирелгән иде. Ә төзекләндерәсе йортлар күп әле. Алар бит ел саен искереп тора. Әнә Иләбәрнең Мелиораторлар урамында урнашкан 5а йортның да коридор диварлары акшарлары, идәндәге плиткалары кубып беткән. Ә тышкы яктан караганда стеналары йорттан бигрәк административ бинаны хәтерләтә. Ниһаять, быел "Саба Мелиорация ПМК" (Мелиорация-Сервис") җәмгыяте шушы хәлгә нокта куярга алынды. Эшчеләр Алмаз Газизов, Рушан Сәлимов, Да­нил Нургалиев (фотода сулдан уңга) 8 фатирлы йортның фасадын җылытып сайдинг белән төрүгә февраль урталарында ук керешкәннәр. Аларга бары 526 квадрат метрда эш башкарырга кирәк. Инде стена яртылаш яңартылган дисәң дә була. "Мартның 20ләренә тышлап-төреп алуны төгәлләрбез дип торабыз. Аннары су-канализация торбаларын, коридордагы электр чыбыкларын алыштырачакбыз. Буяу эшләре дә бар"-, диләр егетләр. Ул арада баскыч мәйданчыгындагы ике агач кысалы тәрәзәне пластикка алыштыру өчен дә материал китерелде. Җыеп әйткәндә, йортка заманча ямь керсен өчен аларга 1,89 миллион сумлык эш башкарырга кирәк. Торак милекчеләренең дә тыштан көлеп торган йортта яшиселәре килә. "Без ин­де бу йортта, ялгышмасам, 10 еллап яшибез. Ремонт бик кирәк иде инде. Почмак фатир булгангамы, залга кышын бик нык салкын төшә. Ике улыбыз бар, бигрәк тә аларга әйбәт түгел. Югыйсә дала хәтле өй булмаса да, ай саен 2-2,5 мең сумлык газ ягабыз. Җылытып тышлангач, залыбыз җылыныр дип өметләнәбез. Ремонт кер­гәнгә барыбыз да шат",- диде икенче каттагы фатир хуҗабикәсе Рузилә Хәбирҗанова да.

Ремонтчыларның да ке­шеләрне сөендерә ал­ганнары йөзләренә чык­кан. Моннан тыш "Са­ба Мелиорация ПМК" (Мелиорация-Сервис") җәмгыяте быел Сабада - бер, Шәмәрдәндә ике йортта төзекләндерү алып барачак. "Бу өч объектта ул хәтле зур күләмле эшләр булмаса да, фатир хуҗаларына мәшәкатьләр ясамыйча гына башкарып чыгасы була. Сабаның З.Йосыпов урамындагы 12 йортта су-канализация торбаларын алыштыру, подъезд, подвал ремонты, бинаны периметры буенча бетонлап чыгу эшләре көтә. Барысы 964 мең сумнан артык",- ди прораб Илфар Һадиев.

Районыбызда быел тө­зек­ләндерү планына кер­­­­гән 7 күпфатирлы йортның дүртендә капиталь ремонт тәҗрибәсе туплаган мелиорация оешмасы эшли. Безнең йорт та искереп бара дип борчылучыларны да тынычландырырга була: әлеге программаның гомере озын булачак әле, ягъни 2043 елга кадәр булган вакыт күздә тотыла. Капиталь ремонтка мохтаҗ йортларны "Торак фонды мониторингы" системасыннан карап беләчәкләр. Анда һәр йорт буенча техник сыйфатлама күрсәткечләре теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев