"Мине кызганырга ярамый. Сез ялгышасыз. Мин кызганыч түгел" (фотолар)
Шекше авылында яшәүче Альмир Мирзегаләмов белән күңелле вакыйгадан соң очраштык.
Альмир кичтән генә Казан шәһәренең Тинчурин театры сәхнәсендә чыгыш ясап, Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел, Татар театрының 110 еллыгына багышланган «Ул кабызган утлар балкышы» дигән конкурстан кайткан иде. Коляскада гына хәрәкәтләнергә мәҗбүр булган Альмир «Сүнгән йолдызлар» әсәреннән Надыйр монологын сөйләп тамашачыларны яшь аралаш сокландырган, «Көчле рух» номинациясендә җиңү яулаган. «Әлеге образны минем язмышыма ошаганга сайладык. Әйдәгез, сезгә дә сөйләм күрсәтәм», - дип Альмир ягымлы тавышы белән тиз арада рольгә дә керде. «Ярамый. Ярамый. Мине кызганырга ярамый. Сез ялгышасыз. Мин кызганыч түгел. Сез мине хәзер дә, киләчәктә дә, һичбер вакытта да кызганмагыз!» Бу сүзләр аның җан авазы, үтенеч-гозере дә булып яңгырады. Әйе, Альмирны һич тә кызганырга ярамый, аннан үрнәк алырга, сокланырга, яратырга гына була. Язмышы ул тууга зур сынау әзерләп куйса да, һич тә зарлану-сыкрануны белми ул. Бу дөньяга килгән көннән гидроцефалия (баш миенең су куу үзлеге бозылу) дигән катлаулы авыру белән көрәшә. Инде ул көннәрдән соң көчле рухлы егет күп авыр операцияләр кичергән, тик һәрбер сынау зур җиңү булып, аңа яшәү рухы, үз-үзенә ышаныч кына өсти бара. Альмир Шекше төп мәктәбенең 6 сыйныфында укый. Башлангыч белемне аңа укытучы әнисе Гөлсинә ханым биргән. Инвалид арбасында гына хәрәкәтләнгән егет өйдә генә белем алырга тиешле булса да, Альмирга мәктәпкә барып, дуслары, яшьтәшләре белән аралашу күңеленә рәхәтлек бирә. Үзен конкурска әзерләгән укытучы Чулпан Галимуллинаны да, башка укытучыларны да, сыйныфташлары, дуслары, әби-бабалары, туганнары турында ничек яратып, җылы итеп сөйли ул. «Без улыбызны кечкенәдән капка төбенә алып чыгып, кешеләр белән аралаштырдык. Мөмкинлеге чикләнгәннәргә тышкы тирәлек белән якынаю бик мөһим. Балалар өчен төрле күңел ачу урыннарын күрсәтергә тырышабыз. «Әкият» курчак театры, «Шүрәле» күңел ачу урыны, «Дельфинарий» да һәм башка җирләрдә булдык. Төрле бәйгеләрдә, фото конкурсларда катнашып, үзен төрле яктан сыныйбыз», - ди әнисе Гөлсинә ханым.
Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.
Фәридә Вилданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев