"Элек бер-беребезгә дус, туган, иптәш идек, хәзер кешеләр арасында ниндидер кара көнчелек барлыгы сизелә"
Без, өлкән кешеләр, үз гомеребездә күп үзгәрешләр күрдек. Замана белән кешеләр дә үзгәрде. Элек бер-беребезгә дус, туган, иптәш идек. Күп эшләрне бергә-бергә башкардык.
Бер йортка печән кайтса, сәнәк күтәреп, ярдәмгә күршесе кереп җитә иде.
өмә ясап, бура күтәрделәр, стена өйделәр, түбә яптылар. Хәзер дөньясы "шабашка"га әйләнеп, акчага кайтып калды. Туганына эшләүче белән дә керем алу мәсьәләсендә салым органнары кызыксына башларга мөмкин. Кешеләр арасында ниндидер кара көнчелек барлыгы сизелә. Бер-беребезгә карата куян, төлке һәм бүрегә әйләндек димме. Юашларны (куяннар) тотып "ашыйлар", хәйләкәр төлкеләр ялагайлык белән алдыра, "бүреләр" шушы бүленештән оста файдаланып яшиләр. Мин каядыр барсам, еш кына кешегә кимсетеп карау күрәм. Культуралы сөйләшмиләр, сорауга дорфа җавап бирәләр. Бервакыт, ялгышмасам, "Чужой" исемле кино карадым. Берәү 12 елдан соң иленә әйләнеп кайта, берни танымый. Дөреслек эзләп карый, таба алмый, барысы да үзгәргән. Герой ныгып урнашкан яңа кагыйдәләргә каршы бара алмаганлыгын яхшы аңлый. Шулай да язманы күңелсез тәмамлыйсым килми. Бар әле җирдә яхшылык. Керәсең кайбер оешмаларга, башта кешечә сөйләшүләренә аптырап каласың, күңел тулып китә, аннары тормышта нәкъ шулай булырга тиеш тә бит инде дип уйлыйсың. Чыннан да, гел шулай булсын иде.
Хәлил Мортазин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев