“Эшкә - велосипедта” акциясе
21 майда Казан "Эшкә - велосипедта" акциясенә кушыла. әлеге чара Россия күләмендә уздырыла.
Акцияне оештыручылар, катнашучыларга эшкә велосипедта барырга, төрле конкурсларда катнашырга һәм иртәнге бөкеләр вакытында елмаюлар белән бүлешергә чакыра. Чараның төп максаты - велосипедта йөрүнең файдалы һәм транспорт чарасына алмаш була алуын күрсәтү.
Россиядә эшкә велосипедта килергә 3 меңнән артык кеше теләк белдергән инде. Казанда әле андыйлар саны 140лап кына икән. Теркәлү өчен сайт: http://russia.bike2work.ru/.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев