Эшле итүчеләр - беренчелектә
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бу көннәрдә шатлыклы вакыйгалар белән яши. Беренчедән, коллектив яңа бинага күчерелде. Үзәкнең яңа бинасы халыкка уңайлы булудан тыш, дивардагы мәгълүмати хәбәрләр күп кенә яңалыклар белән дә таныштыра. Икенчедән, узган елгы хезмәт нәтиҗәләре буенча 45 район арасында безнекеләр 1 урынга чыккан. Беренчелекне алган көннәрендә үзәк...
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бу көннәрдә шатлыклы вакыйгалар белән яши.
Беренчедән, коллектив яңа бинага күчерелде. Үзәкнең яңа бинасы халыкка уңайлы булудан тыш, дивардагы мәгълүмати хәбәрләр күп кенә яңалыклар белән дә таныштыра. Икенчедән, узган елгы хезмәт нәтиҗәләре буенча 45 район арасында безнекеләр 1 урынга чыккан. Беренчелекне алган көннәрендә үзәк җитәкчесе Данис Габдерахмановтан уңышларының серен белдек.
-2014 елда без еллык нәтиҗәләр буенча 4 урынга калган идек. Шуннан һәр юнәлеш буенча анализ ясадык. Бер ел эчендә эшчәнлегебезне арттырып, 2015 елда еллык хезмәт нәтиҗәләре буенча беренчелеккә чыктык. 2016 елда да шушы дәрәҗәне саклап кала алдык, моның өчен мин үземнең коллективка рәхмәтле. Рейтингны мәскәү белгечләре 15 төрдәге программаның үтәлешен исәпкә алып билгели. Беренчелектә без - 69 балл, икенче урында Азнакай 145 балл белән бәяләнгән. Беренче-икенче урындагы аерма да эшчәнлегебезнең нинди масштабта оешканлыгын күрсәтә. Зур бурычларыбызның берсе - җәйге каникулда балаларны эшкә урнаштыру. Бу юнәлешне укучыларны акчалы итү генә түгел, хезмәт тәрбиясе дип тә карарга кирәк. Район башлыгы Рәис Миңнеханов тарафыннан таләп куелып, оешмалар да бу эшкә алынмаса, үзебез генә башкарып чыга алмас идек. Быел да моның буенча эшне башладык. Оешма җитәкчеләре җәй көне ничә укучыны эшкә алачагын инде белә. Районда 14-18 яшьлек 1033 бала бар. Физик яктан кимчелеге, медицина рөхсәт итмәгән, килешү нигезендә өлкәннәрне тәрбияләүче һәм имтихан бирәсе 9-11 сыйныф укучыларын чигергәннән соң, 700гә якын бала җәй дәвамында эшкә урнаштырылачак.
Эшсез калып, үзәктә исәптә торучылар һәм 3 яшькә кадәр бала тәрбияләп декрет ялында утыручы әниләрне укытабыз. Шушы көннәрдә визажист һәм массаж буенча укыганнар имтихан бирә. Эштән кыскартылучылар өчен агач эшкәртү, каравылчы, газ операторы белгечлегенә укытулар оештырылды. Укулар дәүләт ярдәме белән түләүсез оештырыла. Яңа бинага күчкәч бу уңайдан да мөмкинлекләребез артты. Укыту өчен хәзер махсус класс бүлмәсе бар. Узган ел бала ялында утыручы 10 яшь әни массаж ясаучы, 11 әни кондитер белгечлеге алды. Эшсезлек буенча массажистлыкка - 10, кран манипуляторы машинистына - 15, котельная операторына 60 кеше укыды. Шулай ук лифтер, экскаватор машинисты, сатучы, шәхси каравылчы, "д", "е" категорияле автомобиль йөртүчеләр һәм башка төр һөнәрләр буенча укытулар оештырылды. Барлыгы 141 кеше яңа һөнәр үзләштерде. Бу юнәлештә агымдагы елда да эш дәвам итә.
Болар барысы да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшчәнлек рейтингында исәпкә алынган. Әлеге коллектив тырышлыгы белән Саба районы юкка гына беренчелеккә күтәрелмәгән. Биредәгеләрнең тынгысызлыгы, эш буенча ярдәм сорап килгән һәммә кешегә игътибарлы булулары күп кенә эшсезләрне эшле, һөнәрле итә дә инде. Рейтингны әнә шул күрсәткечләр күтәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев