ЭШМӘКӘРЛЕК СОРАУЛАР ТУДЫРСА...
Татарстан Республикасы инвестиция үсеше агентлык җитәкчесе Л.Г.Якупов һәр айның беренче чәршәмбесендә 15-16 сәгатьләрдә эшмәкәрләрне видеорежимда кабул итүне үткәрәчәк. Эшмәкәрлек эшчәнлегенә кагылышлы сораулары булган гражданнарның Саба муниципаль районы башкарма комитетына 2-40-99 телефонына хәбәр итүләре сорала. Билгеле булганча, Агентлык кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән "Лизинг-грант", "Социаль бизнес" грантлары, "инновацияләр һәм технологик...
Татарстан Республикасы инвестиция үсеше агентлык җитәкчесе Л.Г.Якупов һәр айның беренче чәршәмбесендә 15-16 сәгатьләрдә эшмәкәрләрне видеорежимда кабул итүне үткәрәчәк. Эшмәкәрлек эшчәнлегенә кагылышлы сораулары булган гражданнарның Саба муниципаль районы башкарма комитетына 2-40-99 телефонына хәбәр итүләре сорала. Билгеле булганча, Агентлык кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән "Лизинг-грант", "Социаль бизнес" грантлары, "инновацияләр һәм технологик яңарыш" һәм башка субсидияләр бирү буенча эшчәнлек алып бара. Агымдагы елда да эшмәкәрлекне үстерүгә булышлык дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев