Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Фитнес-инструктор Азат Вәлиуллин: "Миңа фигура ясап бир әле, дип еш мөрәҗәгать итәләр"

Бүген берәүгә дә сер түгел, халык сәламәт тормышка омтыла. Сәламәт яшәү рәвешен спортсыз, төгәлрәге, физик күнегүләрсез күз алдына да китереп булмый.

Районыбызда күңелең теләгән теләсә кайсы спорт төре белән шөгыльләнергә була.

Үз һөнәренең остасы

«Ипле, җайлы егет. Үз һөнәренең остасы», - диләр аның турында. - Һәркемгә шәхси якын килеп, үзенчәлекләрен күздә тотып эшли». Әлеге сүзләр Сабаның бассейн бинасында урнашкан фитнес үзәк инструкторы Азат Вәлиуллин хакында. 2008 елда, Сабада тренажер залы ачылганнан бирле биредә ул. Азатның спорт белән дуслыгы мәктәп чорыннан ук килә. Тугызынчы сыйныфтан бокс, армрестлинг белән шөгыльләнеп, республика күләмендәге турнирларда призлы урыннар ала. 20 яшендә спорт мастерлыгына кандидат нормасын үти. Тәҗрибәне Казанда ТДГПУның физик тәрбия факультетында укыганда ук башлаган егет бүген үз белем-осталыгын штанга күтәрү, пауэрлифтинг белән шөгыльләнүче спортчыларга күчерә. Спорт чыдамнарны, үз өстеңдә даими эшләүне, көчле рухлыларны ярата. Азатка әлеге сыйфатлар кечкенәдән салынган. Даими күнегүләрнең нәтиҗәсе дә куанычлы: ул дөнья чемпионатында беренчелеккә ирешкән спортчылар әзерләде. Быел да Сабадан Максим Карпов, Ришат Йосыпов Мәскәүдә узган Европа чемпионатында Татарстан җыелма командасы составында катнашып чемпион булдылар. Азат атнаның өч көнендә егетләрне катнаш төрдәге көрәш (смешанное единоборство) серләренә өйрәтә. Әлеге спорт төре буенча да уңышлары күп. Февраль аенда узган Татарстан беренчелегендә Айзат Һадиев - 1, Әмир Хурамшин - 2 урыннарны алуга ирештеләр. Әлбәттә, болар - тренерның зур казанышы. Ул шулай ук сәләтле балалар мәктәбендә физкультура-спорт уеннары алып бара.

Әбиләр дә, бәбиләр дә йөри

Фитнес үзәккә көн саен килгән 70ләп кеше арасында төрле буын вәкилләре бар. Кемдер тискәре эмоцияләрдән арынырга, кайберәүләр организмны тонуста тоту өчен, икенче берәүләр ябыгу теләге белән килә. «Бала алып кайтканнан соң үзен формага китерү, төрле фаҗигаләр нәтиҗәсендә инвалид калган кешеләр мускулларын ныгыту, кире тормышка кайтару өчен киләләр. Максатлары төрле булса да, барысы да биредән күңел күтәренкелеге алып китә. Физик яктан гына түгел, фитнес үзәкнең рухи яктан да роле зур», - ди Азат. Сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтле төшенчә икәнлеген, сәламәтлекне ныгыту эчке дөньяны да үзгәртергә сәләтле икәнлеген күпләр аңлый. «Тәне сауның - җаны сау!» - дип юкка гына әйтмиләр. Тәҗрибәле инструктор һәрбер кешене тыңлый, киңәшләрен бирә, шәхси үзенчәлекләрен искә алып күнегүләр тәкъдим итә.

«Азат, фигура ясап бир әле»

Азатка мондый сорау белән дә еш мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, һәр­кемнең дә зифа буй-сынлы буласы килә. Хатын-кызлар матур фигурага ия булырга теләсә, нык бәдәнле, тыгыз мускуллы булырга теләүче ир-егетләр дә күп. Тик һәр очракта да дисциплинаны төгәл үтәү, максатчан булу, үз-үзеңне җиңә белсәң генә көтелгән нәтиҗәгә ирешеп була. Азат әйтүенчә, мускул массасын үстерергә теләгәннәргә тренажердан соң 20-30 минут эчендә аксымга бай ризыклар ашарга кирәк. Чөнки махсус күнегүләрдән соң тәндә аксымга кытлык туа. Эремчек, йомырка, тавык ите һәм аксымга бай ризыклар куллану киңәш ителә. Ә ябыгыр өчен килүчеләргә, киресенчә, 1,5-2 сәгать ашамый тору кирәк. Дөрес үтәлмәгәндә көтелгән нәтиҗә булмаячак. Мәсәлән, 10 минут йөгергәннән соң пульс 115-120 гә җитә, бу вакытта әле организмнан су гына бүленеп чыга. Ә инде 30 минут йөгергәннән соң пульс 150гә менә һәм калорияләр югала башлый. Тәҗрибәле инструктор әйтүенчә, нинди авыр күнегүләр ясап та, туклану контрольдә тотылмаса да, файдасы юк. Ябыгу 70 процент тукланудан, 30 процент кү­негүләрдән тора. Дисциплинаны тө­гәл үтәгәндә 70 килограмм авырлыктан 50 гә калучылар да бар икән. Фитнес үзәк камыр ашларын, баллы, ысланган, тозлы ризыклардан торган рационны яратмый.

Балаң сау-сәламәтме?

«Әти-әниләр балаларының сәла­мәт­­легенә кечкенәдән игътибар бир­сеннәр иде, бала чыныгып, спорт­залларының әһәмиятен аңлап үсәргә тиеш. Ничек тә баланың сау-сәламәт үсешенә вакыт табарга кирәк»,- ди Азат. Һәм моны үзенең гаиләсе мисалында башкаларга да исбатлый. Мәсәлән, 3 яшьлек кызлары Язилә өчен көндәлек режим төзелгән. Азат белән Айзилә гаиләсендә балаларның сау-сәламәт үсүе өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Атнаның бер көне бассейнда, спортзалда, саф һавада йөрүгә багышлана. Әлегә 3 айлык Илзатның әтисе үрнәгендә яулыйсы үрләре алда. Азат сәламәт яшәү рәвешен үз гаиләсеннән башлап, тирә-юньдәгеләргә дә аның бик кыйммәтле төшенчә икәнлеген раслый.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев