Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гомер көзенең гүзәл бәйрәме

1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне Сатыш авылында яшәүче Тәкмилә Садыйк кызы Садыйковага икеләтә бәйрәм алып килә: нәкъ бу көнне хезмәт ветераны үзенең гомер бәйрәмен – 95 яшен дә билгеләп үтте.

Тәкмилә Садыйкова гомеренең 40 елын балаларга белем бирүгә багышлаган мәхтәрәм укытучы. Ничә буын шәхесләр тәрбияләгән ветеран  мөгаллимәнең  хезмәт чорындагы таләпчәнлеген, гаделлеген, үз һөнәренә тугрылыгын укучылары хәзер дә  зур хөрмәт белән искә алалар. 95 яшьлек юбилей көнне дә Тәкмилә апага ихлас котлаулар, изге теләкләр күпләп килеп иреште. Тәбрикнамәләрнең иң мәртәбәлесен – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавын аңа  район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова тапшырды. «Гомер Аллаһы Тәгалә тарафыннан һәркемгә бирелә, ә картаю бәхетлеләргә тия.  Сез менә шул бәхетлеләрнең берсе», - диде Лилия  Нургаян кызы  юбилярны тәбрикләп. Шулай ук Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин, Сатыш мәктәбе директоры Фәрхәт Нигъмәтҗанов, профсоюз комитеты җитәкчесе Дания Гыйльметдинова тәбрикләп, юбилярга изге теләкләр җиткерделәр.  

Теләче районы Сауш авылында туган Тәкмилә апа башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан Янсуар мәк­тәбендә 8 сыйныфны тәмамлый.  Мәк­тәптән кайткач, әнисе белән колхоз эшенә йөри. «Кечкенәдән укуны бик яраттым.  Туган авылымда балалар бакчасында эшләгәндә дә балалар­ны укытып йөри идем.  1945 елның 1 сентябрендә мине Югары  Шытсу мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләделәр. Балалар, әти-әниләр белән дә уртак тел табып, килешеп эшләдек. Укучыларым бик хөрмәтләделәр.  Ул чордагы  колхоз рәисе: «Әниләре сагынгандыр, бу баланы ат белән авылына алып кайтып килегез», -дип, Саушка кайтырга  җигүле атын бирер иде»,- дип искә ала Тәкмилә апа. Аннан  өч ел Олы Арташ мәктәбендә укыткач, 1950 елда аны Сатыш мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр.  «Олы абыем  бу вакытта Сатыш мәктәбе директоры булып эшли иде. Нуриәхмәт Садыйковичның сеңлесе килде, хәзер бирер кирәгегезне», – дип хөрмәтләп сөйләшәләр иде. Казанда педучилищеда укып, белем алдым.  Эшемне яратып башкардым, ул чорда  кичләрен авыл халкына театр, концертлар кую  бар иде. Мәктәптә ягар өчен утынны  да укытучылар  бергәләп әзерләдек. Бик авыр  елларда эшләдек. Бик хөрмәттә булдык», – дип искә ала Тәкмилә апа. Шушы авыл егете – сугыштан исән-сау кайткан Ибраһим Әхмәтшин белән гаилә корып, алты балага гомер бирәләр. Ул лаеклы ялга киткәнче Сатыш мәктәбендә  белем биреп, күпсанлы укучыларның гына түгел, авыл халкының хөрмәтле кешесенә әйләнә. Тәкмилә апа яшьли өч баласын, 59 яшендә ирен,   52 яшьлек улы Әнәсне югалту хәсрәтен дә сабыр гына күтәрә.  Бүген урыны түрдә,  улы Ирек, килене Рузалия тәрбиясендә кадер-хөрмәттә, һәрберсенә хәер-дога кылып,  имин картлык кичерә. Кызы Раилә Түбән Кама шәһәрендә яши. «Әниебез исән-сау булгач, һаман да үзебезне  бала дип хис итәбез, әле озак еллар әниле бу­лып яшәргә язсын», – ди Раилә апа. Тәкмилә апа гомер буе балаларга белем биргәнлектән, укытучы булып эшләгән килененең  эшенең җаваплылыгын, авырлыгын да бөтен тулысы белән аңлый. Шуңа да аңа һәръяктан ярдәм итәргә омтыла. «Мин өй өчен һәрвакыт тыныч булдым. Ул яктан бик бәхетле хатын. Балаларыбыз әбиләренең ныклы кайгыртуында, тәрбиясендә үстеләр. Әлифбадан башлап дәресләрен хәзерләтте. Үзенең язуы бик матур, балаларны да дөрес, матур язарга өйрәтте. Математиканы яхшы белә иде. Гомер буе укыды, мәгарифкә багышланган газета-җурналлар төпләнмәләре белән саклады. Минем күп вакытым  мәктәптә узганлыктан, әни һәрвакыт миңа зур терәк, таяныч булды», – дип сөйли Рузалия апа. Менә шулай гомернең һәр мизгелендә бер-берсен зурлап, хөрмәтләп яшиләр алар. Әнисе белән хатынының җылы мөнәсәбәтенә гаилә башлыгы Ирек абый да шат. «Әти-әниебез яхшы тәрбия бирделәр, үрнәк тормыш иттеләр.  Әни белән Рузалия 36 ел бер-берсен аңлап, гомер буе дус-тату яшәделәр. Әнинең шушы яшькә җитүендә Рузалиянең  дә өлеше зур», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев