Хәтерлибез, сагынабыз... [+фоторепортаж]
Апрельнең икесендә төштән соң вак кына сибәләп яңгыр яуды. Кояш баер алдыннан район халкы яңгыр астында мәдәният йортына агылды. Биредә ул көнне 21 ел Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, аңа кадәр укытучы, мәктәп мөдире, директор булып эшләгән, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Шамил Зиннур улы Зиннуровны искә алдылар. Мөхтәрәм шәхеснең...
Апрельнең икесендә төштән соң вак кына сибәләп яңгыр яуды. Кояш баер алдыннан район халкы яңгыр астында мәдәният йортына агылды. Биредә ул көнне 21 ел Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, аңа кадәр укытучы, мәктәп мөдире, директор булып эшләгән, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Шамил Зиннур улы Зиннуровны искә алдылар. Мөхтәрәм шәхеснең вафатына да 6 ел вакыт узып киткән. 2010 елның 19нчы гыйнварында 55 яшендә иртән кинәт йөрәк өянәгеннән вафат булган иде. Искә алу кичәсен улы - Зөлфәт, кызы Алия һәм тормыш иптәше Зөлфия ханым оештырган.
Зал тулы халык. Һәммәсенең күзләрендә сагышлы юксыну, күңелләре урамда яуган яңгыр кебек - моңсу. Һәммәсе дә Шамил Зиннуровның исән вакытында мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтләре турында сөйләгәндә моңаеп, тормышындагы күңелле хәлләрне искә алганда дәррәү килеп, кул чабып, елмаеп ала. Ә читтән генә Шамил Зиннур улы үзе үк мәдәният йортына җыелган якыннарын, дусларын, курсташларын, хезмәттәшләрен, туганнарын, гаиләсен күзәтә кебек. Чыгыш ясаучыларның фикереннән дә аның һәр кешегә дә игътибарлы булганлыгы турында ишеттек. "Уку йортларына сәләтле укучыларны җитәкләп, үзе алып килә иде. Һәр баланың үзенә хас сәләтен, мөмкинлеген күрә белде", - диләр аның турында. "Ул елларда бик күп мәктәпләр төзелде, балалар бакчалары сафка басты. Шамил Зиннурович аларның һәрберсен йөрәге аша үткәреп яшәде. Тагын бер күркәм сыйфаты бар иде: кешенең шатлыгын да, хәсрәтен дә уртаклашып, укытучылар коллективын саклап, яклап яшәде. Район җитәкчеләре тарафыннан да сүз әйттермичә, аларны үз канаты астына алган кеше ул", - дип искә алды район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев.
"1991 елда август конференциясенә кайттым. Ул елларда докладларны татарча сөйләргә йөрәк җитми иде. Ә Шамил Зиннурович матур җөмләләр белән мәгънәле итеп, докладны татарча укыды. Районнарга укытучылар әзерләү өчен күп эшләр башкарылды. Менә шул эшләрнең нәтиҗәсе - Саба районында мәгариф эше шулкадәр матур куелган иде", - дип хатирәләрен уртаклаша 1990-1997 елларда республиканың мәгариф министры булып эшләгән Васыйл Гайфуллин. - Аның башкарган хезмәтләре бик күп. Үзе укыган Сатыш урта мәктәбенә аның исемен биреп дөрес эшләгәнсез, исемен яшь буынга тапшыру йөзеннән конференция, слетлар да уздырылса яхшы булыр иде, дип теләкләрен дә җиткерде.
Искә алу кичәсеннән фоторепортаж
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев