Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иң газиз кешеләребез

27 ноябрьдә, иң кадерле, иң газиз кешеләребез, әле арба-бишектәге балаларын төн йокламый багучы, инде буй җиткәннәрен олы тормышка озату турында кайгыртучы, читтәге балакайларын бүген кайтмаса, иртәгә кайтыр әле дип тәрәзәдән күзен алмый сагынып көтеп яшәүче әниләребез бәйрәме.

Бу бәйрәм кагылмаган бер генә кеше дә юк. Беребез дә күктән төшмәгәнбез, якты дөньяда яшәвебез белән барыбыз да әниләргә бурычлы. Һәр бала үз бәхете белән туа. Быел районыбызда 94 хатын-кыз беренче тапкыр әни булуы шатлыгын кичерде. Икенче баласын тапкан өчен 188 ана гаилә сертификатына ия булды.
Моннан тыш 73 гаиләдә - 3нче, 20 йортта 4нче һәм аннан да күбрәк сабый дөньяга килде.
Хәзер районда өч һәм аннан күбрәк бала үстерүче 473 ана бар. Районыбыз тарихында 10 ана "Герой ана" исемен алды. Шулар арасыннан бүгенге көндә исән-сау Нурия апа Гыйлаҗетдинова (Сәрдә) белән Тәслимә апа Дәүләтшинаның (Югары Шытсу) күңел киңлеге 12-13 әр бала тәрбияләп үстерергә дә җитте. Безнең һәрберебезнең тормышы әни ярдәменнән һәм назыннан, әни көйләгән бишек җырыннан башлана. Гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы "әни" сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бөтен гомерен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев