“И, әни, әле ярый, рус классына биргәнсез”
Милләтнең төп билгесе - аның теле. Тел булмаса, милләт тә юк. Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов тикмәгә генә: "Әгәр бүген телем бетсә, иртәгә мин үләргә әзер", -димәгән.
Милләт, татар теле язмышы өчен дә чынлап торып борчылучылар, шөкер, күп әле.
Казанда 8 апрельдә уздырылган Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтаена уннан артык төбәктән делегатлар килүе, аларның чыгышлары шуны раслады. Күбесе олы яшьтәгеләр. "Сәфәр" кунакханәсенең конференц залында миннән алдагы рәттә ак шәлләргә уранган татар апалары урын алды. Ул арада кулыма да эре хәрефләр белән сүзләр язылган кәгазь тоттырдылар. "Безнең милләтнең йөзенә карасаң, аның татар икәнлеге әллә каян күренеп тора. Татар кешесе белән үз ана телебездә аралашырга тиешбез. Чит милләт кешесе бер-берсе белән безнең татар телебездә аралашмый бит. Татарларга татар белән чит телдә аралашу - ят һәм гөнаһ. Өйдә татарча гына сөйләшергә кирәк",- дигән киңәш белән башланып китә. Ул "Бу язманы якыннарыгызга, күршеләрегезгә, өйдәге туганнарыгызга укытыгыз. Бу язманы укып, үзләренә дөрес сабак алсыннар" дигән сүзләр белән тәмамлана. Сез бу юлларны укыйсыз икән, татар әбиләренең гозерен үтәдем дип саный алам.
Ә корылтай трибунасыннан чыгыш ясауларга килгәндә, иҗтимагый үзәк активистларының әйтер сүзләре хәтта регламентка да сыймады. Өстәмә вакыт сорадылар. Корылтайда милли мәктәпләрнең язмышы мәсьәләсенә иң зур урын бирелде. Чыннан да, тел өйрәнү гаиләдән башланса, аның киң кулланылышта булуын нәкъ менә мәгариф тәэмин итә бит. Кызганычка каршы, чыгышлардан милли мәгарифнең аяныч хәлдә икәнлеге аңлашылды. Мисал эзләп әллә кая барасы юк, моннан 20 еллап элек татар сыйныфына бирелгән балаларыбызның да мәктәпне тәмамлауга таба рус классы укулары булып "әверелүләренә" бик аптыраган идек. Җыелышларда олы кыз-уллары югары уку йортларында белем ала башлаган ата-аналар арасында: "И, әни, әле ярый, рус классына биргәнсез",- дип әйтүчеләр дә булды. Корылтайда исә милли мәгарифнең җимерелүенә гаеплене күбрәк түрәләрдән эзләделәр шикелле. Кулуарларда гына районнардан килгән укытучылар, татар ата-аналарында татар теле кемгә кирәк инде, дигән күңел төшенкелеге барлыгы турында сөйләштеләр. Шулай да татар мәктәпләре ачу өчен ныгытып көрәшкәндә уңышка да ирешеп була икән. Моның мисалы җәмәгать эшлеклесе Гөлфәния Җәләлова үзенең чыгышында Казандагы 20нче татар гимназиясе тарихын сөйләгәндә ачык күренде. Ул түрәләрдән Казанның Азино-2 бистәсендә яңа татар мәктәбе ачылачагы хакында хәбәр алуын да әйтте. Корылтайны алып баручы: "Һәрбер әби мәктәп ачтыру артыннан йөрсә, татар мәктәпләре саны артачак", дип Гөлфәния ханым эшчәнлеген хуплады. Якташыбыз Фәүзия Бәйрәмова чыгышы да алкышларга күмелде. Ул, милли сәясәттә хөкүмәтнең таянычы халык булуын ассызыклап, Татарстан җитәкчеләрен якларга чакырды. «Җитәкчеләребезне сүгә-сүгә булса да, яклыйк, республикаларны берләштерү сәясәтенә каршы торыйк», - диде ул. Милли хәрәкәттәгеләрнең өлкәнәюен әйтеп, яшьләрне милли сәясәттә актив булырга өндәде.
Корылтай 5 пункттан торган резолюция кабул итте. Анда язылганча, милләтебезне саклап калуның төп шартлары - милли горурлык, милли мәгариф, дөнья мәдәниятенең җәүһәрләрен иҗат иткән борынгы бабаларыбызның истәлеген хөрмәт итү, башка халыкларга игелекле караш.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев