“Ике динне дә тигез күрәбез”
Матбугатта катнаш никах темасы тотрыклы урын алып тора. Бу хакта берара күп языла да, аннары,диңгезнең дә була төрле чагы, бер давыллап ала, бер тына дигәндәй, күпмедер тәнәфес ясала.
Төрле дин, төрле милләт булган җирдә, әлбәттә инде катнаш гаиләләр дә табигый күренештер инде ул. Кемгә өйләнәсең яки кемгә кияүгә чыгасың килсә, рәхим ит - мәйлең падишаһ. Моны яшьләр үзләре хәл итә, ә менә катнаш никахны гаепләүгә яисә хуплауга башкалар алына. Кем ничек булдыра ала. Тәнкыйтьләүгә килгәндә, катнаш никахлар ешрак таркала дигән фикер эш җигелә. Әмма болай уйлау - ялгышлык, минемчә. Район статистикасына күз салыйк әле. Әйтик, 2015 елда Саба районында 65 гаилә таркалган, шулар арасында катнаш никахлылар санаулы гына булган. Былтыр гаилә җимерелгән 61 гаилә арасында да андыйлар юк диярлек. Әлеге саннар аерылышуларның төп сәбәбе милли, этник җирлектәге конфликтлар түгеллеге турында сөйли. Шулай ук катнаш никахларга мондый гаиләдә тәрбияләнгән баланы чын татар баласы булудан туктатучы, телен-иманын, милли үзаңын, гореф-гадәтләрен, милли хис-тойгысын, ягъни чын асылын югалткан маңкорт ясаучы итеп карау бар. Моның белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Шәмәрдәндә яшәүче Руминә белән Владислав 2011 елда кавышканнар иде. Мулланың хәер-догасы белән никахлаштылар. Инде ике уллары - Руслан белән Марсель үсеп килә. Руслан, татарчалап, уенчыкларны җый, дисәң, әнисе кушканны йөгерә-йөгерә үти, әмма, бакчага йөргәнлектән, "собери игрушки"ны да аңлый. Хәер, әтисе дә улы белән русча сөйләшергә тырыша. Русланның ике телне өйрәнеп үсүенә әнисе дә шат. Ә ниндидер йолалар дини бәйрәмнәрдә генә сизелә бит ул, гадәти көннәрдә тормыш катнаш гаиләләрдә дә бертөслерәк. "Пасхада Кырбашка төшәбез, Корбан бәйрәмендә Эзмәгә кайтабыз, ике якны да тигез күрәбез. Башка диндәге егеткә кияүгә чыктым дип, ниндидер эчтән сызланулар, вөҗданга бәйле кичерешләр белән яшәгән юк. Гаилә тормышында бер-береңне аңлый, юл куя белергә кирәк. Русланны, елый башлагач, күз тигәндер дип, әтисе Нюра түтигә алып барды. Өшкертү дигән нәрсә исламда да, христиан динендә дә бар, ә файдасын күрү барыннан да бигрәк хорафатларга ышану-ышанмау белән бәйле. Шул гына. Йортта тынычлык һәркемнең үзеннән тора, аны сакларга һәр гаилә әгъзасы тырышырга, сабыр итү хисләре ата-анадан балага күчәргә һәм тәрбияләнергә тиеш дип саныйм",- ди Руминә. Шундый ук хәл катнаш никахлы булмаган гаиләләрдә дә күзәтелә. Милләте буенча татар Рамил хатыны Гүзәл белән рус телендә генә сөйләшсә дә, балалары ике телне дә өйрәнеп үсә. Чөнки ике яктан да әби-бабайлары - кайчандыр авылдан чыгып киткән татарлар. Димәк, балаларның татарлыкны онытып баруына катнаш гаиләдән бигрәк, ул гаилә куелган мохит күбрәк йогыты ясый дигән сүз. Катнаш никахта да татар телле балалар үстереп булганлыгын авыл тормышы яхшы раслый.
Катнаш никахларның барлыкка килүе бала тугач гаилә өчен булай да күбәйгән артык мәшәкатьтән дә коткара. Әйтик, татар кызы Лилия белән керәшен егете Данил, мәсәлән, балаларына исем куштыру өчен мулла да чакырмаганнар, чиркәүгә дә бармаганнар. ЗАГС документларына теркәлгән исем җиткән бит инде, дигән караш туган ягъни. Бала аңа карап исемсез үсми һәм дин әһеле кушмаган атың булмау тормышны бозу өчен дә сәбәп түгел. Ир дә, хатын да балаларына иркәләп "Альбертчик" дип эндәшәләр. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, исемне дин әһелләреннән куштыру, әлеге ЗАГСлар юк заманда, мәҗүсилек чоры узгач кергән бит. Борынгы йола буенча, балага исемне атасы кушкан. Без моны алтай дастаны «Магадай-Кара»да да күрәбез: Алтын-Тарга, баласына исем кушу өчен, иренең аудан кайтуын көтә. Гомумән, өйләнү-никах, бала тууы һәм кешенең вафат булуы белән бәйле йолалар ислам дине кабул ителгәнче үк кулланышта булып, бабаларыбыз яшәгән мәҗүсилек дәверенең эзләрен саклый. Уйлап баксак, ул чорда кыз килен булып төшүгә өйдә янган учакка хөрмәт күрсәтергә тиеш булган. Хәзер учак культы узды инде, туйларда яшь парларга, кызы татармы, егете русмы яки киресенчәме, нинди милләт вәкилләре булуга да карамастан, "гаилә учагыгыз сүнмәсен" дип әйтелә торган теләкләр генә сакланып калды. Күпләр шуңа тугрылыклы.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев