Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Интернет: дусмы, дошманмы?

Бүген тормышыбызны интернеттан, электрон технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Виртуаль дөнья халыкны әкренләп үз пәрәвезенә чорный бара. Интернетның мөмкинлекләре һәркемнең күз алдында. Бу хакта райондашларыбызның фикере ничек, алар тормышында интернет нинди роль уйный?

Дилә Нуриәхмәтова, Түбән Шытсу мәктәбе укытучысы:
Мин хезмәтем белән интернет челтәренә турыдан-туры бәйле, ягъни ул заман таләбе. Чөнки эшем буенча почтага килгән хатлар белән даими танышып барырга, җәһәтләренә тиз арада җавап бирергә кирәк. Шуңа күрә үзеннән-үзе бәйлелек туа. Уку чорында дәрескә әзерләнергә, материал туп­лау өчен интернеттан файдаланмый мөмкин түгел. Төрле презентацияләр әзерләгәндә дә мәгълүмат табуда интернетның ярдәме зур. Сирәк булса да «В Контакте» челтәренә кереп, андагы дусларым белән дә аралашам. Рухи дөньямны баетыр өчен «Саба таңнары», «Матбугат.ру» сайтларына кереп, яңалыклар белән танышам.

Габид Фәрхетдинов, лаеклы ялда:
Мин интернетны мәгълүмат дөнья­сындагы революция дип саныйм. Аннан бер көн дә файдаланмый калганым юк. Тормыш тудырган күп кенә мәсьәләләргә җавап алам, сәламәтлек буенча да сораулар белән еш кына аңа мөрәҗәгать итәм. Мондагы мәгълүматның иге-чиге юк. Шул ук вакытта чүп-чар да күп. Мине кызыксындырмаган, үзем өчен кирәк дип санамаган әйберләргә игътибар итмим. Тарих буенча сорауларыма җавапны «Википедия» энциклопедиясеннән табам. Шулай ук «Эхо Москвы», «Бизнес онлайн» сайтлары аша Россия, Татарстан буенча көнүзәк сәяси вакыйгалар дөньясы белән танышам. Кыскасы, интернет кешегә күп мәгълүмат ташкыны бирә, шулай да вакытлы матбугатка да игътибарымны киметмим.
Ләйсән Әхмәтсафина, балалар бакчасы тәрбиячесе:
Бүгенге тормышта телефон һәм интернет бик зур роль уйный. Интернет күп вакытны ашаса да, шул ук вакытта төп булышчы да. Тәрбияче булып эш­ләгәнлектән, балалар белән төрле кул эшләре буенча үрнәкләр алырга интернет зур ярдәмгә килә. Нәрсәгәдер икеләнгән, төгәллеген ачыклыйсы вакытларда да тиз генә ачып карау бик отышлы. Шулай ук туган көннәрне, төрле чараларны алдан әйтеп, кисәтеп баруы да бик уңай. Мин үземне аңа бирелгән кеше дип санамыйм, шулай да мөмкинлек булганда «әлеге дөньяга» да кереп чыккалыйм.

Гүзәлия Ганиева, кассир:
Минем бер тапкыр да интернетка мөрәҗәгать иткәнем юк, Аллага шөкер, кеше йөргән сукмактан йөреп торам. Интернетта яхшы әйберләр генә түгел, начарлыкка өйрәтүчеләре дә күплеген беләм. Үземә кирәкле мәгълүматны телевизордан, газета-журналлардан алам. Аралашасы кешеләрем белән телефон аша, яисә очрашып сөйләшүне хуп күрәм. Кулдан язылган хат­лар, открыткаларның җылысын интернеттагы әзер котлау һич алыштыра алмый. Мин интернетны үземчә наркотик кебек дип уйлыйм, чөнки бер кергән кеше аннан аерыла алмый, бәйлелек барлыкка килә. Сәламәтлеккә зыяны зур икәнлеген дә беләм. Аннан башка да дөнья бик яхшы бара, бу һич тә тормыштан артта калу дип санамыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев