Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ирек кадерен белмәгән

Җинаять кылып хөкем каршына басучыларга карата бүген иректән мәхрүм итү генә түгел, җәзаның альтернатив төрләре дә киң кулланыла.

Шуларның берсе - шартлы хөкем срогы. Шартлы рәвештә хөкем итү - бу инде, билгеле, төзәтү колониясе түгел. Монда чәнечкеле тимерчыбык та, конвой этләре дә, автомат тоткан сакчылар да, кырыс көн тәртибе дә юк. Шартлы хөкем өчен, иң мөһиме, кеше иректә кала, гаиләсеннән аерылмый, эшләвен дәвам итә, үзенең туры юлга басуын исбатлый ала. Хатаңны аңларга, кабат җинаять юлына басмаска һәм суд йөкләгән бурычларны бөтен сынау срогы чорында тиешенчә үтәргә генә кирәк. Әмма, кызганыч, шартлы хөкем ителгәннәрнең кайберләре аларга хәзер ни эшләсәләр дә була дип уйлыйлар. Мондыйлар әле кайчан гына үзләре-нең суд эскәмиясендә утырганнарын һәм борчылып хөкем карарын көткәннәрен оныталар. Менә бер мисал. Арташ якларыннан урлашканы өчен хөкем ителгән 1989 елгы З. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләгеп 2015 елның 24 апрелендә иреккә чыгарылган иде. Әмма сабак алмады, тагын угрылык итте. Суд бу юлы да гуманлык күрсәтеп, шартлы сынау срогы белән аны иреккә калдырды. Суд карары белән З.га мондый бурычлар йөкләнде: яшәү урыныннан беркая китмәскә, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясендә даими теркәлеп торырга һәм, әлбәттә, эшкә урнашырга. Иректә калуыңа сөенәсе генә югыйсә. Суд йөкләгән бурычлар да катлаулы һәм авыр түгел бит. Әмма инспекция контролендә булуының беренче көннәреннән үк З. кагыйдәләрне боза башлады. Профилактик әңгәмәләр, кисәтүләр дә файда бирмәде. Ни аяныч, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннәрнең күбесе кабат шунда әйләнеп кайта. Инспекция район судына З.га карата шартлы хөкем карарын юкка чыгарып, аны иректән мәхрүм итү җәзасына алыштыру хакында үтенеч юллады. Суд әлеге үтенеч нигезендә З.ны 2 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Ринат Хәбибуллин,

җинаять җәзаларын үтәтү буенча район инспекциясе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев