Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Икшермәдәге "Тургай" социаль приюты яңа диванлы булды, бүлмәләре матур гөлләргә күмелде

Иске Икшермә «Тургай» социаль приюты Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Бергә булдырабыз» дип исемләнгән проектны гамәлгә ашыруда катнаша.

Проектның максаты - социаль приютларда яшәүчеләргә физик һәм хезмәт тәрбиясе алу өчен уңайлы шартлар тудыру, алга таба тормышта үз юлларын, һөнәрләрен дөрес табарга юнәлеш бирү. Шул уңайдан "Тургай"да шактый үзгәрешләр көтелә: столяр һәм кулинария кабинетларына капиталь ремонт ясалачак, әти-әниләр, туганнар белән очрашу бүлмәсенә мебель, телевизор, торшер, журнал өстәлләре алыначак. Спортның берничә төре (футбол, волейбол, баскетбол) бе­лән шөгыльләнү өчен универсаль спорт мәй­данчыгы җиһазланачак. Һө­нәри юнәлеш бирүдә күп эшләр башкарылачак. Проектны тормышка ашыру максатыннан һәр ай саен приютка районыбыздагы оешма-учреждение җитәкчеләре, күренекле шәхесләр ча­кырыла. Февральдә "Тур­гай"да дәүләт тер­кәве, кадастр һәм картография федераль хез­мәтенең республика идарәсе Саба һәм Теләче районнары муниципальара бүлеге җитәкчесе Рәмзинә Зыятдинова булды. Ул балаларны кадастр хезмәте белән таныштырды, соңыннан бүләкләр өләште.

Гомумән, хәзерге вакытта байтак оешмалар әлеге проект­та катнашырга теләк белдерделәр һәм спон­­сорлык ярдәме күрсә­тәләр. Мисалга "Агрохимсервис" җәм­гыяте директоры Илһам Кә­римов приютка "Кунак бүлмәсе"н җиһазлау өчен диван бүләк итте. Ә шәхси эшмәкәр, "Жасмин" кибете директоры Әлфия Гафиятуллина тарафыннан күрсәтелгән хәйриячелек нәти­җә­сендә бүлмә берсеннән-берсе матур гөлләргә күмелде. Приют коллективы аларның барсына да эчкерсез рәх­мәт белдерә, игелекле кешеләр үрнәгенә иярү­челәрнең тагын да күб­рәк булуын тели.

Ольга Ибраһимова,

директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев