Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Калсын истәлек

Якын дуслар укысыннар диеп Шигырь язам әле кабаттан. Ходай мине фани дөньяга Шулай язар итеп яраткан. Язганыңны кеше укымаса, Тузан җыеп ятса киштәдә - Син эшеңне эшлә төгәл итеп Йә бөтенләй аны эшләмә. Күңел кылын тибрәтерлек итеп Яза алсам әгәр - зур бәхет. Шул да җитә җирдә яшәү өчен, Кирәк...

Якын дуслар укысыннар диеп

Шигырь язам әле кабаттан.

Ходай мине фани дөньяга

Шулай язар итеп яраткан.

Язганыңны кеше укымаса,

Тузан җыеп ятса киштәдә -

Син эшеңне эшлә төгәл итеп

Йә бөтенләй аны эшләмә.

Күңел кылын тибрәтерлек итеп

Яза алсам әгәр - зур бәхет.

Шул да җитә җирдә яшәү өчен,

Кирәк түгел икән зур тәхет.

Көн тудымы, яхшы хәбәр көтә,

Җылы сүз, ди адәм баласы.

Матур сүзләр эзләп табасы да,

Язасы да әле язасы.

Кара, ничек матур язган диеп,

Дус-ишләрем укып куансын.

Шат булырмын алар хет беразга

Онытсалар тормыш нужасын.

Йөрәкләргә үтеп керә торган

Сүзләр тезәм - алар җитәрлек.

Бездән соң да килер буыннарга

Калсын әле, димен истәлек.

Данил Галләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев