Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Карар көчендә калдырылды

Быел җәй районыбыз авылларының берсендә яшәүче Ивановка (фамилия үзгәртелде) торак пунктларны төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен район административ комиссиясе 2000 сум штраф салган.

Ләкин ул моның белән ризалашмыйча, судка шикаять язган. Шикаятьтә үзенә карата төзелгән беркетмәдә йорт яны территориясендәге төзелеш калдыкларының күплек санда күрсәтелүен, чабылмаган үләннең бер квадрат метрлы радиуста гына булуын һәм 2000 сум күләмендәге штрафның аның тарафыннан үтәлмәгән кагыйдәнең характерына туры килмәвен күрсәткән. Суд Ивановның гаризасын карап, материалларны өйрәнгәннән соң комиссия карарын үз көчендә калдырды. Аның гамәлләре Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексының 3.6нче маддәсе 1нче кисәге нигезендә квалификацияләнгән һәм ул 2000 сум күләмендә минималь штрафка тартылган. Җирлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен төзелгән беркетмәнең эчтәлеге Ивановка үзенең хокуклары аңлатылган дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ул беркетмәгә мөстәкыйль рәвештә язма керткән һәм имзалаган. Шулай ук Ивановның 294 санлы Федераль законның (26.12.2008) 17нче маддәсе нигезендә кимчелекләрне бе­­терергә кушып башта язмача күр­сәт­мә бирелмәвенә дәлил китерүе дә нигезле дип табылмады. Әлеге маддәгә нигезләнеп, җитешсезлекләр ачыкланган очракта, аларны бетерү сроклары күрсәтелгән язмача күрсәтмә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә би­релә, физик затларга күрсәтмә бирү каралмаган.

Суд Ивановның, комиссия миңа карата төзелгән беркетмәнең бәхәсле булуын күрсәткән шикаятемне кабул итмәде, аны караудан баш тартты, дигән дәлилен дә кире какты.

Нигез: административ комиссия шикаять караучы коллегиаль орган түгел һәм административ хокук бозу турындагы беркетмәгә карата шикаять бирү дә каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев