Мәгариф хезмәткәрләренең "Белем бирү сыйфаты - җәмгыятьне үстерүдә тотрыклы ресурс" дигән темага багышланган август киңәшмәсендә мәктәпләр эшчәнлеге һәм белем бирүнең сыйфаты турында уртага салып сөйләшенде.
Узган уку елына йомгак ясалды, проблемалар күтәрелде, яңа бурычлар һәм мәгариф системасы үсешендә юнәлешләр билгеләнде. Билгеле, бурычларны узган эшкә нәтиҗә ясаудан башлыйбыз. Мәгариф системасында эшнең ахыргы нәтиҗәсен чыгарылыш укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары ачык күрсәтә.
-Белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылса да, сыйфаты әлегә канәгатьләндерми, - дип белдерде район мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Шакиров үзенең чыгышында. - Белем сыйфатының төп күрсәткече саналган уртача балл - республиканыкы белән чагыштырганда, бары тик 6 фәннән (математика (профиль дәрәҗәсе), физика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, рус әдәбияты) генә югары. Калган фәннәрдән түбән. Шулай ук, инглиз теленнән (узган ел бу күрсәткеч югары иде), районның уртача баллы (73,00) республикадан (73,11) түбән. Быелгы нәтиҗәләрнең берникадәр үсеше күзәтелсә дә, БДИның калган 5 фәненнән түбән баллар булуы, белем бирү сыйфаты күрсәткечен төшерә, - диде ул. Тәнкыйтькә алынган мисаллар моның белән генә чикләнми. Балалар бакчаларында үткәрелгән тест нәтиҗәләренең дә сөендермәвен әйтеп үтте идарә башлыгы.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Нет комментариев