Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көлчә пешергәнен төштә күргән

Ми­чәнбаш авылында яшәүче Әлфия Вахитовалар йортына килгәндә, сәгать иртәнге 6 гына булуга карамастан, улы, көлчә пешерү остасы Гыйззәт эшен төгәлләп килә иде инде.

Кулларының җитезлегенә күз дә иярми. Кызган мичне дә суытмаска кирәк. Үзе сөйләшә, үзе җәһәт-җәһәт кенә әзер камырларны кайнар мич диварына ябыштыра. Күпереп пешкән әзер көлчәләрне агачтан ясалган киштәләргә тезә. Кабат мичкә куйганнары пешкәнче пакетларга салып, тартмаларга тутыра. Болары - көлчә пешерүнең ахыргы баскычлары. Ә төп эшләр - камыр кую, кабарту төнлә башкарыла. Иң элек зур агач савытка су, он, чүпрә, май һәм тоз кушып камыр басыла. Онның югары сортлысы гына кулланыла. Камырны 280 граммлап үлчәү аша үткәргәннән соң, кабат кабартырга куела. Аларга махсус җайланмалар яр­дәмендә бизәк төшерелә. Пешерү залы бик чиста, тәртиптә. Килеп кергәч тә миңа да иң беренче эш итеп ак халат тәкъдим итте Гыйззәт. Күз тияр дип борчылдымы, кабарган камырларны мин көткәнчә үк барысын да чыгарып тезмәде фотоаппарат каршысына. Үз эшен яратуы, камырны җаны белән тоеп, сыйфатлы булсын дип эшләүнең бер үрнәге инде бу.

-Мичәнбашта әниләр яши. Без үзебез гаилә белән Шәмәрдәндә торабыз. Мин Дүшәнбе шәһә­рендә туганмын, бу якларга кү­ченеп кайтканда IX сыйныфта укый идем. Шәмәрдәндә мәктәп тәмамладым, аннан соң Ижауда сәүдә-икътисад юнәлешендә белем алдым. Шәмәрдән компрессор станциясендә 18 ел слесарь булып эшләдем. Авылда миңа дип салынган йорт бар иде, уйлап йөри торгач, шушында көлчә пешереп карарга булдык. Нинди дә булса үз эшемне булдыру хыялы бар иде. Гел уйланып йөрисең бит инде. Бервакыт мәчеттән җомгадан кайткач, ял итәргә дип ятып торган идем, йоклап киткәнмен. Төшемдә көлчәләр пешергәнемне күрдем, уянып киттем дә, юкка гына кермәде бит мондый төш, дип уйлап тәвәккәлләргә булдым. Интернетта эзләнергә тотындым, танышларым аша Үзбәкстандагы кешеләргә хәбәргә чыктым, киңәштем. Заказ биреп тандыр кайтарттык, - дип сөйли Гыйззәт.

Шулай итеп, тормыш иптәше Зөлфия белән бергәләп, көлчә пешерү эшенә керешәләр. Көлчә ясау өчен эш коралларын да юнәтә. Тандыр дигәне, эче балчыктан ясалган зур чүлмәк формасындагы мич. Бизәк төшерү җайланмаларын да үзбәк дуслардан ала. Заказга карап, көн саен 150-200 данә көлчә сатуга чыгаралар. Гыйззәткә гаиләсе, энекәше Газинур, әнисе Әлфия апа да ярдәмгә килә.

-Мин үзем Түлешкә авылында туып-үскән. Яшь вакытта Дү­шәнбедә яшәргә туры килде. Тормыш иптәшем Гаязны да шунда очраттым. Ике егет үстердек. Туксанынчы елларда болгавыр вакытлар башлангач, туган якка күченеп кайттык, - ди Әлфия апа.

Эшен тагын да киңрәк җәелдерү хыялы да бар Гыйззәтнең. Ки­лә­чәктә кулланучылар кәр­җинен Азия кухнясындагы тәм-томнар белән баетырга ниятли. Бу юнә­лештә эшне башлаган инде. Мисалга, самса пешерү өчен сертификат алырга акча туплый, җиһазларын алып кайтканнар. Әзер продукцияне сәүдә нокталарына илтеп тапшыру өчен машина алырга дәүләт ярдәменә дә өметләнә. Үз акчасына, әле узган елның сентябрь аенда гына эшен башлап җибәргән ул. Тиз арада әлләни баеп булмаса да, булганына шөкер итеп кенә тора Гыйззәт.

-Булганына канәгать, эшләп торырга эш бар, саулык булсын, дип, изге теләкләрдә яши көлчә пешерүче оста.

Зәмирә Сәмигуллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев