Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көллият студентлары балаларын ялгыз үстерүче әтиләр белән очраштылар

Бала тәрбияләүдә әтиләрнең җаваплылыгын күтәрү, яшүсмер­ләр белән эш оештыру, гаилә­ләрнең белем бирү йортлары белән бәйләнешләрен ныгыту максатында районыбызда бер ел элек төзелгән "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасына җитәкче итеп Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов билгеләнгән иде. Төрле районнардан 370тән артык егет-кыз белем алган махсус урта уку йорты хәзер оешма үткәргән...

Бала тәрбияләүдә әтиләрнең җаваплылыгын күтәрү, яшүсмер­ләр белән эш оештыру, гаилә­ләрнең белем бирү йортлары белән бәйләнешләрен ныгыту максатында районыбызда бер ел элек төзелгән "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасына җитәкче итеп Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов билгеләнгән иде. Төрле районнардан 370тән артык егет-кыз белем алган махсус урта уку йорты хәзер оешма үткәргән чаралар үзәгенә әйләнеп бара.

Узган атнада көллият студентлары балаларын ялгыз үстерүче әтиләр белән очраштылар. Иң элек "Әтиләр берлеге" оешмасы советы әгъзалары белән киңәшмәдә Закирҗан Бикмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, тормышта көтелмәгән хәлләр була һәм балалар үсеп килгән тигез гаиләдә әниләр генә түгел, әтиләр дә дөнья белән бергә бер кала. Шәмәрдәннән Илгиз Шәйхелисламовка да язмыш шундый сынау әзерли. Бер кайгысыз яшәгәндә, 50 яшендә тол кала. Олы кызларына - 17, уртанчысына - 15, кечесенә 9 яшь була әниләрен гомерлеккә югалтканда. Әмма ир сыгылып төшми, балигъ булмаган өч кызын ялгызы олы тормыш юлына чыгара.

"Тормыш бер мизгелдә чәлпәрәмә килгәч, авыр вакытта сеңлем Гөлчәчәк булышты. Спорт белән даими шөгыльләнү биргән ихтыяр көче дә ярдәм итте. Балаларыма да зур рәхмәт, сүземнән чыкмадылар. Иң зур гөнаһ - кеше гомерен кыю. Икенче зур гөнаһ - әти-әниеңнең күзенә яшь китерү. Моны беркайчан да онытмагыз",- дип сөйләде инде 4 оныкка дәү әти булган, 67 яшенә җитсә дә, эшләвен әле дә дәвам итүче көчле ихтыярлы ир. Илгиз абый үз яшеннән күпкә яшьрәк күренсә дә, кабат өйләнмәгән. Балаларыңа икенче әни алып кайтып, уңасыңны да яки туңасыңны да белмисең шул.

Яңа Мичән авылында яшәүче Хәкимулла Гарифуллин да, хатыны үлеп, өч бала (ул вакытта кечкенәсенә нибары 1,5 яшь була) белән тол калгач, өйләнеп караган. Әмма берничә елдан кабат ялгыз тормыш. Канатың бер каерылса, парлы тормыш бик сирәкләрнең генә барып чыга. Кыскасы, Хәкимулланың күбрәк үзенә әни дә булырга туры килә. Х.Гарифуллинның ике улы да аграр көллияттә укыган. "Биредә һөнәр генә түгел, яхшы тәрбия дә алдылар, алар өчен күңелем тыныч булды. Барыгызга да уңышлар телим, әти-әниләренең кадерен исән чакта белегез",- дип киңәш итте ул студентларга. Олы Шыңардан 1975 елда гаилә корып, 1982 елда хатынының вафаты хәсрәтен кичергән, ике бала белән калган Мөнир Газизҗанов та студентларны көллияттә тудырылган уңайлыклардан файдаланырга, тәртипле булырга чакырды.

Гомумән, егет-кызларга үз тормышлары мисалыннан чыгып, киңәш бирүче әтиләр күп булды ул көнне. Социаль яклау бүлегендә әйтүләренчә, хәзерге вакытта районыбызда 25 ялгыз әтидә 18 яше тулмаган 36 бала тәрбияләнә. Инде ул-кызлары үсеп җиткән тол әтиләр 30дан артык. Араларында төрлесе бар, билгеле. Көллияткә исә балаларына һәрчак үрнәк ата булып кала алганнарны чакырганнар иде. Әтиләр һәм совет әгъзалары биредә белем алган балалары өчен ата-аналарның күңеле һәрчак тыныч икәнлеген белеп киттеләр. "Таләпләрне йомшартсаң, урамнан пычрак керергә генә тора, без моңа ирек куймыйбыз",- диде директор. Дисциплинаның уңай йогынтысын армиядә хезмәт итүче Денис Алексеев язган хатын уку да ачык күрсәтте. Әтиләр советы алдында киләчәктә 350 урынлы актлар залы, лабораториясе булган корпус төзелгәч, биредә укучылар саны 500-600гә җитәргә тиешле уку йортының абруен тагын да күтәрү бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев