Кыр эшләре оешкан төстә бара: район буенча барлык чәчеләсе мәйданның 66 процентында эш башкарылган
Кыр эшләре "Симет", "Болгар", "Урта Саба", "Шытсу" җәмгыятьләрендә, "Саба" җәмгыятенең Сатыш, Тимершык, Мичән бригадаларында, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесендә оешкан төстә бара. Башка хуҗалыклар да калышмаска тырыша. Алдагы көннәрдә булган яңгырлар, түбән температура кыр эшләрендә бераз тоткарлык ясады ясавын. Әмма технологияне дөрес кулланып, сыйфатка омтылып эшләүче хуҗалыкларда бөртеклеләр...
Кыр эшләре "Симет", "Болгар", "Урта Саба", "Шытсу" җәмгыятьләрендә, "Саба" җәмгыятенең Сатыш, Тимершык, Мичән бригадаларында, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесендә оешкан төстә бара.
Башка хуҗалыклар да калышмаска тырыша. Алдагы көннәрдә булган яңгырлар, түбән температура кыр эшләрендә бераз тоткарлык ясады ясавын. Әмма технологияне дөрес кулланып, сыйфатка омтылып эшләүче хуҗалыкларда бөртеклеләр күмдерелгән мәйданнарның саны артып тора. Районның сыйфат комиссиясе дә эшен дәвам итә. Кайбер хуҗалыклар кукуруз чәчү эшенә дә кереште. Район буенча барлыгы 675 гектар мәйданда бөртеккә кукуруз чәчелгән.
-Кукурузның тирәнлеге норма буенча 7-8 сантиметр булу отышлы санала. Әмма быел, җир температурасы салкын булганлыктан 4-5 сантиметр тирәнлек тә җитә. Туфракта 8 градус җылылык булу шарт, - дип киңәш итте комиссия әгъзалары кукуруз чәчү барган кырларны күзәткәндә.
"Арпаны чәчүне төгәлләдек, 200 гектар планлаштырган идек. Катнашазык 100 гектарда үстереләчәк, кереп булмый торган дымлы урында 10 гектар чамасы калды. 14 майда кукуруз чәчүгә чыктык, планда 240 гектар. Уҗымнарның торышын яхшы дип бәяләдек", - дип каршылады безне "Саба" җәмгыятенең Явлаштау бригадасы агрономы Алмаз Фазлыев.
Сыйфат комиссиясе 15 майда "Явлаштау", "Игенче", "Курсабаш" җәмгыятьләрендә, "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Һәр авылда төрле әттәхият дигәндәй, кайбер хуҗалыкларда чәчү төгәлләнгән кырлар йомырка тәгәрәтерлек булса, кантарлы басулар да очрады. Мондый кырлар аеруча "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгында күзәтелде. Һава торышына гына сылтарга ярамый, технологияне бозып эшләү нәтиҗәсе бу, дигән фикергә килде белгечләр. Хуҗалык белгечләре тарафыннан контроль юк. Булган урында да түбән дәрәҗәдә оештырылган. Шулай булмаса кыр башында күмдерелми калган орлыклар күзгә күренеп тормас иде. Чәчү эшләренә салкын караш "Курсабаш" хуҗалыгында да күзәтелде. Чәчү төгәлләнгән кырларда бәлки бар да камил башкарылгандыр. Басуны алдап булмый бит. Һәрхәлдә хуҗалык белгечләре, механизаторлар моны аңлап эш итәдер, дип ышанасы килә. Әмма комиссия килгән кырларда хәлләр әлләни куандырмады. Борчак чәчелгән кыр башында күмдерелми калган орлыкларны күргәч механизатор һәм аларның ярдәмчеләренә эшләреннән бүленеп, кулларына ачкыч алып, чәчкечләрне кабат көйләргә туры килде. Шул ук вакытта орлыкларның да тиешле кондициягә җиткереп эшкәртелмәгәнлеге күренә: чәчүлек борчаклар ярылган. Өстәвенә бурхус бөҗәге дә зарарлаган.
АПК һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты рәисе Дания Галимуллина агропаспортларның механизаторларның үзендә булуын шарт итеп куя. Техникада йөргәндә таушала, май тия, буяла, дигән җавапка да, җир эшкәрткән, яки чәчкән өчен билгене агроном кабинетка алып кайтып түгел, кырның үзендә механизатор белән берлектә куярга тиеш, дип катгый фикерен белдерде хуҗалыкларда йөргәндә.
Хуҗалык белгечләренә һәм җитәкчеләренә сыйфатны бозмыйча, чәчү темпын арттыру бурычы куелды.
Район буенча 15 майга барлык чәчеләсе мәйданның 66 процентында эш башкарылган. 7244 гектарда арпа (план 7500), 3000 гектарда бодай (5000) чәчелгән. Борчак, солы чәчеләсе мәйданнарда эш төгәлләнгән.
Зәмирә Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев