Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Лилия Хәбибуллина иң оста хат язучы

«Россия почтасы» тарафыннан узучы «Иң яхшы хат язу дәресе» дип аталган Бөтенроссия конкурсы быел 14нче тапкыр үткәрелде.

Хат язу борынгыдан кеше тормышында зур роль уйнап, кешенең фикер сөрешенең эзлеклелеген күрсәтүче төп аралашу формасы саналган. Әлеге бәйге рус телен популярлаштыру, эпистоляр җанр (хат язу) төрен торгызу, борынгыдан килгән матур гадәтне саклап калу, аны җанландыру, максатыннан оештырыла. Быел әлеге бәйгенең оештыру комитетына республикадан барлыгы 5000 хат һәм рәсем кабул итеп алынган. Бәйгедә 15 номинация нигезендә җиңүчеләр ачыкланган. Татарстанның 20дән укытучысы үзенең уникаль методик эшләнмәләрен конкурска тәкъдим иткән. Алар арасында безнең районыбыздан Саба аграр көллиятенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Хәбибуллина да бар. Лилия укучыларга хат язу методикасын тәкъдим итеп, үз номинациясендә 1 урын яулаган.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәридә Вилданова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев