Мал ярату балаларына да күчә
Хезмәт урынына төрле кеше төрле максаттан килә. Берәүләр акча эшләр өчен, икенчеләр көн үтсенгә һәм, шөкер, хезмәтен яратып килүчеләр дә күп.
"Шытсу" җәмгыяте сыер савучысы Илсөяр һәм аның тормыш иптәше, механизатор Хаҗип Дәүләтшин эш сөючеләр, туган җирен яратучы намуслы хезмәт ияләре сафында. Хуҗалыклар хезмәт хакы түли алмаган елларда да, бәхет эзләп, зур акчалар артыннан шәһәр җиренә чыгып китмәде алар. Күрше булып, кечкенәдән мал, техника янында кайнашып үстеләр, авылны яраттылар. Хаҗип - 11 бала үстергән, озак еллар амбар мөдире булып эшләгән Нурмөхәммәт абый һәм Тәслимә апаның бишенче балалары. Армия хезмәтеннән соң, берничә ел шәһәрдә эшләп алды да, бәхетнең туган авылында икәненә төшенеп, биредә төпләнде. Илсөяр мәктәпне тәмамлагач, Сабадагы 104нче һөнәр училищесында пешекче белгечлеге үзләштерде. Ул чактагы "Беренче май" колхозы ашханәсендә эшчеләргә Мәгъзәния апа белән тәмле сыйлар да әзерләде. Күршедә генә үскән Хаҗип белән гаилә кордылар. Яшьләрнең бәхетен түгәрәкләп, беренче булып ир бала - Нәфис туды. Баланы бакчага илтү мәшәкате өстәлгәч, Илсөяр кулымда пешекче дипломы бар дип тормады, бригада эшенә чыкты. Бер-бер артлы тагын ике малай - Илсаф белән Илмаз һәм кызлары Язгөл дөньяга килде. Балалар ялыннан соң, фермадагы сыер савучыларны ял иттереп, смена алыштыручы булып эшләде. Бүгенге көндә сөтчелек комплексында сыер сава. Хезмәткә күңел биреп эшләү үз нәтиҗәсен бирә, күрсәткечләр шуны раслый. Узган ел бер сыерга 7375 килограмм сөт савып алуга ирешкән ул. Хезмәттәшләре Гөлзилә Мәүлетова, Алсу Дәүләтшина, Раилә Галимова, Факия Хидиятуллина һәм Гөлназ Мәүлетова белән дус-тату эшлиләр. Барың да бер булып, бердәмлек күрсәткәндә генә сыйфатлы продукция җитештереп буласын аңлый алар. Чөнки сөт муллыгы һәр сменадагы сыер савучыларга да нык бәйләнгән.
- Комплекста бик уңайлы хәзер, эштәгеләр белән дә килешеп эшлибез, авыл җире өчен хезмәт хакы да әйбәт. Абзарыбызда ике сыер, ике үгез бар. Балалар үскәндә мал-туар да асрамый булмый, - дип тормыштан канәгатьлеген уртаклаша Илсөяр.
Гаилә башлыгы Хаҗип - хуҗалыкның иң тырыш механизаторы. "Нинди эш кушсаң да ярар, дип, җиренә җиткереп эшләүче механизатор ул", - ди хуҗалык җитәкчесе Флорид Гайнуллин. Ел әйләнәсе эштән өзелми тырыш механизатор. Кышын терлекчелектә, яздан көзгә кадәр кырда. Елның елында 600 гектар мәйдан җиргә кукуруз чәчеп чыга, аннан уракка әзерләнә башлый. Хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы. Менә шундый тырыш, авыл хезмәтен намус белән башкаручы гаиләдә үс тә, ничек авылга бәйле хезмәт сайламыйсың ди! Олы уллары Нәфискә дә әтисе белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәндә җирне ярату хисе күчкәндер. Шулай булмаса Саба аграр көллиятенә укырга кермәс иде.
-Икенче курста, механика бүлегендә укыйм, әле хуҗалыкка практикага кайттым, - ди Нәфис.
Татар көрәшендә дә сыната торган егет түгел. Үз үлчәвендә районда узган көрәш ярышларында призлы урыннар алып килә, сабантуйларда бил алыша. Холкыңны, гамәлеңне тәртиптә тотмыйча ярамый. Чөнки синнән кечерәкләр, сеңел, энеләренә үрнәк, терәк абый булып үсәсе бар Нәфиснең.
Менә шундый тырыш, ишле, хуҗалыкның алдынгы гаиләсе яши Югары Шытсуда. Тормышта да, хезмәттә дә сынатмыйлар. Хезмәтне сөеп, гаиләгә дә игътибарны дөрес бүлеп, иңгә-иң терәп, үзара килешеп яши беләләр. Уңганлыклары белән авылдашлары арасында абруй яулаган күркәм гаилә һәрьяклап та өлге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев