Әниле булу бик зур бәхет. Әниемнең исеме - Рәзилә.
Сабыр, тыныч, акыллы һәм бик матур ул безнең әниебез. Кечкенә чагымда егылып китсәм, кулын сузучы, укырга кергәч, хәреф танымасам, тыныч кына аңлатучы, төзәтеп җибәрүче дә ул бит! Әнием әйбәт булганга яхшырак та укырга тырышам, класста алдынгылар рәтендә барам.
Әнием бик тәмле итеп ашарга да пешерә. Ял көннәрендә ул безне бәлеш, өчпочмак һәм башка төрле камыр ризыклары белән сыйлый. Чәй эчү дә әни белән тәмлерәк. Шуңа да безнең гаиләдә әни - әтине, әти әнине көтмичә өстәл артына утырмый. Әниебез эштән кайтып керүгә өйләр яктырып китә, бәйрәм башлана. Көне буе җыелган яңалыкларны сөйлисе килә. Хәтта көне буе йоклап яткан песиебез дә уянып, әни янында бөтерелеп йөри башлый. Табын артында сеңлем Ясминә бакчада ничек көн үткәрүен, мин дәрестә алган билгеләремне сөйлим. Әнием турында язып бетерер өчен миңа битләр җитмәс. Ул безнең өчен иң әйбәт, иң яхшы кеше. Ул минем яклаучым, саклаучым. Алга таба да әтием белән икесенә тигез тормыш, бәхет, безнең шатлыкларга сөенеп яшәүләрен телим.
Нет комментариев