Ә наратлар шаулый да шаулый...
-Синме ул Муса Абдуллин, синең язмалар чыгамы ул матбугат битләрендә? Муса белән очрашкан, исеме белән күреп белгән кешеләр аңа бу сорауны еш бирә.
Аннары "Синең соң үзеңнең тормышың ничек узды, бу хакта бер дә язмыйсың?"- дип тә кызыксыналар. Ул аларга: "Минем тормышым чишмә сулары кебек, акты да үтте", - дип кенә җавап кайтара. Ә үзе уйга кала. Гомумән, еш уйландыра аны тормыш дигәнең.
Бик борынгы нәсел җепләре аны район үзәге белән бәйли. Хәтта Сабаның борынгы исеме дә бабасының исеме белән "Мәмәт бушлыгы" дип йөртелгән. Әтисе - Ленинград блокадасында катнашкан матрос, әнисе гомерен бухгалтерлык эшенә багышлаган. Гаиләдә дүрт бала үсәләр. Бакча башларына әтисе, абыйлары белән 7 нарат утыртканы әле дә исендә Мусаның. Яшь чагында яраткан Галимә әбисенең бакыйлыкка күчүен дә онытмый. Бик авыр кичерә аның үлемен. Инде җан җәрәхәте җөйләнә башлады дигәндә, кече абыйсы Сәүбән "суларга төшкәндәй" китеп югала. Яшь малайга тагын бер авыр югалту була бу. Сугыш михнәтен күреп, күпме мәртәбәләр яраланып, үлем белән күзгә-күз очрашып та бирешмәгән әтисенең дә сәламәтлеге какшый. Муса авыру әтисенә һәм әнисенә булышып яшәү максатын куя. Ләкин... Армиядә хезмәт иткәндә килгән телеграмма аның бөтен киләчәк планнарын юкка чыгара, ә анда әтисенең вафаты язылган була. Кайтып яраткан кешесен җирләгәч, әнисе белән сеңлесен кочып, абыйсы белән саубуллашып кабат частена китә. Озак та үтми - тагын шомлы телеграмма. "Мин аны укый да алмадым, командирлар әйтүе генә бераз башка керде: әниең үлгән, сине көтәләр. Бу минем тормышымның бетүе, упкынга эләгүе кебек тоелды. Әниемне җирләгәнем истә түгел, күз алдында томан иде. Табиблар укол кадап кына торганнар",- дип искә ала Муса әнисен югалткан көннәрне.
Тормыш сынаулары моның белән генә бетми. Башкалабыздагы югары уку йортына укырга кергән сеңлесен, практика узганда - бәрәңге чүпләгән вакытта машина таптый. Бу хәлләрдән Муса үлгән кебек йөри, үз-үзен тоемлый алмый. Сеңлесеннән соң олы абыйсы да калдырып китә аны. Жиде кешелек гаиләдән 27 яшьлек егет бер үзең калып кара әле! Өенә кайтса - берүзе, чыгып китсә, ишеккә йозак эләсе. Ашарыңа пешерсәң - ашыйсың, юк икән, ач каласың. Аракы эчсәң дә, тыючы әти-әнисе юк.
Кыскасы, Мусаның ни өчен кулына каләм алуын туганнарын югалтуны үз башыннан кичергәннәр яхшырак аңлар. Аның язмалары күбесе эзләнүләрдән тора. Сугыш чоры балалары язмышы белән кызыксына. Алар турында күп мәкаләләре чыкты. "Иң үзәк темаларымның берсе диеп яраткан әниләребез турындагы язмаларымны саныйм. Үзем яшьтән әти-әнисез калып ана назы җитмәвен сизеп үскәнгә күрә ул минем өчен иң нечкә, үзәк өзгеч тема. Шулай ук яшьләрнең авыр тормыш алдында каушап калулары, кайберләренең шул авырлыкларны җиңәрдәй көч табып яңа тормыш башлауларын күп язмаларымда күрсәтергә тырышам. Аларның ялгыш юлга, аракы юлына кереп китүләре бик борчый мине. Яшьләрне үземнең язмаларым белән ялгыш юлга тайпылудан саклыйсым килә. Гаилә фаҗигаләре дә бик борчый. Үзләре әти-әни була торып, эчүчелек дөньясына кереп китәләр, ә балаларын оныталар",- ди Муса.
Муса Абдуллинның мәкаләләрендә күп эзләнүләр, очрашулар ята. "Мине танучылар, язмаларымны укучылар мине күргәч, очрашкач үзләренең рәхмәтләрен җиткерәләр, чын тормыштан алып язасың. Язмаларыңны яратып укыйбыз" - диләр. Менә шушы сүзләр, минем язмаларым халыкта укылыш табу -минем иҗатым өчен иң зур бәя һәм бүләктер инде ул",- ди ул. Ә бакча башындагы 7 нарат агачы Абдуллиннар гаиләсен хәтерләтеп шаулыйлар да шаулыйлар. Алар гүя көн дә 60 яшен тутырган Мусаның тормышын күзәтәләр, авырлыкларга бирешмичә яшәвен телиләр кебек.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев