Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Оста кулда өмет зур [+фоторепортаж]

Көзге каникулның беренче көне укучыларга һөнәри юнәлеш һәм хезмәт тәрбиясе бирү буенча район башлыгы инициативасы белән оештырылган мавыктыргыч чара белән узды.

Иң элек районыбызның VIII һәм X сыйныф егетләре сәләтле балалар мәктәбе базасында «Мин-Мастер» конкурсында агачтан төр­ле эшләнмәләр ясау буенча көч сынаштылар. Әлеге бәйге технология дәресләрендә үзләштергән белем-осталыкны тагын да камилләштерү, иң осталарны барлау, аларны үстерү юнәлеше белән бергә, үзара аралашу, белем күнекмәләрен уртаклашу өчен дә зур әһәмияткә ия. Бәйге шарты буенча егетләр хезмәтенә бәя бирү ясалган әйбернең сыйфаты, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлеше, махсус кием, эшнең тәртибен белү, технология картасы булу һәм башка таләпләрне искә алып башкарылды. «Егетләр зур әзерлек белән килгәннәр, иң мөһиме, куллары эшкә ятып тора, эшли-эшли шомаралар», - дип бәяләде Саба урман хуҗалыгы хезмәткәре, комиссия әгъзасы Илфат Шәймиев. Бәйгедән Олы Арташ төп мәктәбенең технология укытучысы Гафур Гәрәев та канәгать калуын белдерде. Егетләр кулындагы агач материалы тиз арада куна такталары, урындык, кием элгечләр, сыерчык оясы, сувенир корабль һәм башка йорт кирәк-яракларына әйләнде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Югары Симет мәктәбеннән Данияр Мифтахов -1нче, Завод-Нырты мәктәбе укучысы Әндүз Арикеев -2нче, Икшермә кадет интернат-мәктәбеннән Михаил Кудинов 3нче урынны яулады.

Икенче көнне районы­бызның 8,10 сыйныф кызлары кулинария осталыкларын күрсәттеләр. Бу көнне мәктәп ашханәсе аш-су күргәзмәсен хәтерләтеп, берсен-берсе кабатламаган сый-нигъмәтләрдән өстәл­ләр сыгылып торды. Кызлар чын мәгънәсендә үзләрен булачак уңган хуҗабикәләр итеп таныттылар. Бәйгедә торт, салат, милли ашларыбыздан булган бер оригиналь ризык әзерләп, аны тәкъдим итү, әзерләү технологиясе белән таныштыру, өстәлне тиешенчә сервировкалау, махсус кухня киеменнән булу һәм башка таләпләр буенча иң-иң осталар ачыкланды.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев