Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Озын гомер - Аллаһ бүләге

Шәмәрдәндә яшәүче Тайфә әби Лотфуллина 102 яшен тутырды.

     «Аллаһы озын гомерне дә, тазалыкны да бирде. Аллага шөкер, бүгенге көндә биш вакыт намазымны калдырмыйм, газета-журналлар да укыйм. Кешене хөсетлелек чире картайта, бервакытта да башкаларда булганнан күпсенмәдем, кулымнан килгәнчә ярдәмләшеп яшәдем», –ди Тайфә әби. Аңа гомер юлында  язмыш сынаула­рын күп кичерергә  туры килсә дә, әбе­кәй  зарлану-сыктауны белмичә  тормыш юлын зур сабырлык белән үтә.  «Әниебез бик түзем кеше булды, бервакыт та  эшсез тормады, кеше белән сүзгә килмәде, гайбәт сөйләшмәде, озын гомерле булуының сере бәлки шуннандыр», –дип өсти   кызы Гөлүсә апа. 

     Арча районы Ашабаш авылында туган кыз сугыш вакытында кырчылык бригадиры булып эшли. Арчаның ашлык тапшыру пунктына атка төяп  олау-олау ашлык, бәрәңге ташуларын,  ул чорда арык иңнәренә төшкән авырлыкны бүген дә оныта алмый. Сугыштан яраланып кайткан  Сеҗе авылы егете Хәбри белән гаилә корып 8 бала тәрбияләп үстерәләр. 1972 елда Шәмәрдәнгә килеп төпләнеп, Тайфә апа  мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли.  Әбекәйнең һәр сүзеннән тормышны яратуы,  һәркемгә рәх­мәтле булуы, шөкрана кылып яши белүе күренә. Ике улын югалту хәс­рәтен дә  кичерә ул.  Ил-көнгә иминлек, балаларына, 14 оныгы, 20 оныкчыгына хәер-дога кылып яши.  Бер гасырдан артык гомер кичергән  йөзъяшәр әбине  102 яшь тулган көне белән башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова,  Шә­мәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләп, изге те­ләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев