Районда урып-җыюны тәмамлау зур бәйрәм – урак алдынгыларын котлау белән билгеләп үтелде [+фоторепортаж]
Районда урып-җыюны тәмамлау зур бәйрәм - урак алдынгыларын котлау белән билгеләп үтелде. Бу көнне үзенең тырыш хезмәте белән илгә икмәк үстергән игенчеләрне зурладылар.
Район мәдәният йортында үткән чара Онлайн форматта телевидение аша турыдан-туры трансляцияләнде.
Азык запасын мулдан
Ел тәмамланырга да бер генә ай калды. Игенчеләр өчен Елан елы үзенчәлекле килде. Һәркемнең күз алдында: табигать шартлары игенчелек тармагын әллә ни куандырмады. Яздан яңгырлар аз булу сәбәпле, планлаштырылган иген, терлек азыгы культуралары ныгып, үсеп китә алмады. Әмма җәйнең икенче яртысында яуган яңгырлар бераз өмет уятты игенчеләрдә. Шул рәвешле уракны яхшы гына нәтиҗәләр белән төгәлләүгә ирешелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин да зур тырышлык куйган игенче-механизаторларга рәхмәт сүзләрен җиткерде ул көнне:
- Сезнең тырышлык белән бөртеклеләр игелгән кырлардан гектарыннан 18әр центнердан артык уңыш җыйналды. Шактый гына мәйданнар корылыкка дучар булып, бозып чәчәргә туры килсә дә, корылык елларның сабакларын исәпкә алып арттырылган терлек азыгы культуралары игелгән мәйданнар бәрабәренә азыкны мулдан әзерли алдык. Быел бер баш шартлы терлеккә 33 центнердан артык азык тупланды. Аерым хуҗалыкларда, мисалга, "Алтын Саба-М" җәмгыятендә бу күрсәткеч - 45, "Юлбат" хуҗалыгында - 39 центнер, - дип билгеләп үтте ул.
Авыл хуҗалыгы - район халкын яшәтүче төп тармак, ә терлекчелек көндәлек акча кеременең төп өлешен тәшкил итә. Бер баш шартлы терлеккә моның кадәр азык берәмлеге әзерләү терлекләрнең дә уңышлы кышлап чыгуына зур ышаныч тудыра. Берьеллыклардан суданка үләне үстерү дә үз-үзен аклаган. Икешәр чабылыштан алынган масса азык запасын шактый гына тулыландырган. Быел бөртеклеләрнең чыгышы азрак булуын исәпкә алып, мең гектардан артык кукуруз бөртеккә суктырып алынды. Аннан 4 мең центнердан артык фураж әзерләп куелган. Кукурузның чыгышы гектарыннан 45-50 центнер тәшкил итте. Аны җыеп алу, башка еллардан аермалы буларак, ноябрь азагына кадәр дәвам итсә дә, мул уңыш кырда калмады. Боларның барысында да игенчеләрнең фидакарь хезмәте ята.
"Өстәмә акча алу - шатлык"
Тантанага, һава торышының көйсезлекләренә карамастан, югары уңыш үстереп, югалтуларсыз җыеп алган хуҗалык җитәкчеләре һәм игенчеләре чакырылды. Аларны район башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин тәбрикләде.
Хакимият башлыгы карары нигезендә терлек азыгы әзерләүдә, игеннәрне җыйнап алуда ярыш шартларын үтәгән комбайнчылар, шоферлар, механизаторларга премияләр бирелде. 50дән артыгы сәхнә түренә күтәрелде. "Алтын Саба-М" җәмгыяте җитәкчесе Вәсилә Нотфуллина, "Нырты"дан Дамир Сәләхиев, "Курсабаш"тан Фәнил Рәхимуллин Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы алдылар. "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы шоферы Фәрхулла Гатауллин, шул ук җәмгыятьтән электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Рафис Дәүләтшин район башлыгының Мактау грамотасы, "Россельхознадзор"ның республика идарәсе дәүләт инспекторы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Наил Габдрахманов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Быел "Саба" җәмгыятеннән "Джон-Дир» комбайнында 38әр мең центнер ашлык суктырган Айрат Галимуллин, Рөстәм Газизҗановның хезмәтен аерым билгеләп үтәргә кирәк.
-Хезмәт кешесенә нәтиҗәле кызыксындыру чаралары күрелгәч сөенеп кенә эшлибез. Ел саен көтеп алабыз, эш барышында үзебезнең күрсәткечләр белән танышып барабыз. Уракны уңышлы төгәлләү техникага хуҗаларча караш, тырышлык нәтиҗәсе, дип уйлыйм. Ярыш шартлары буенча хезмәт хакыннан тыш, өстәмә премия акчасы алу да зур шатлык. Гаиләң алдында да күңелле, димәк, тырышлык бушка китмәгән, - ди Рөстәм.
Бу чара үзенең хезмәтен куеп, алдынгылыкка чыккан игенче-механизаторларны хөрмәтләү булса, икенче яктан монда килә алмаганнарга, аеруча яшь механизаторларга киләсе елларга тырышып эшләү өчен үрнәк һәм максат та. Ипи, күмәч өстәлләребезгә килгәнче озын-озак юл үтә. Бу хезмәтнең авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән кешеләрне хөрмәтләү аларга тагын да яхшырак эшләргә яңа көч, илһам бирер.
Тантанада катнашучыларга район үзешчәннәре искитмәле матур җыр-биюләрен бүләк итте. Алдынгыларны хөрмәтләү район кулланучылар җәмгыятенең мул табыны артында төгәлләнде.
Замирә Сәмигуллина.
Нурхан Дәүләтов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев