Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рекламаның төрлесе була

Монополиягә каршы көрәш хезмәте вәкилләре Сабада

15 декабрь көнне Сабага  эшлекле сәфәр белән монополиягә каршы федераль хезмәтнең  республика  идарәсе  җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь, матбугат сәркатибе Оксана Ефимова килде. Аларны башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов районның икътисадый хәле  белән таныштырды. Андрей Розенталь  иң элек “Саба”  индустриаль паркында җитештерү   куәтләре, инвесторлар эшчәнлеге, товарларны  сату мөм­кинлекләре белән  кызыксынды.

Аннары  башкарма  комитет бинасында гражданнарны үзенең  вәкаләтенә  ­ кагышлы мәсьәләләр буенча   кабул итте. Әйтик,  граж­даннарның сәламәтлеген  тә­мә­ке төтененең тискәре  йо­гын­ты­сыннан,  аларны һәм нар­котик  матдәле башка продукт­ларны  куллануның  аяныч  нәти­җәләреннән  саклау турындагы  ка­нуннарның үтәлешенә  күзәт­челек иткәндә монополиягә  каршы хезмәт,  аның территориаль органнары рекламага  каршы  за­коннарның кайсы  статьяларына  таяна дигән  сорау  куелды. Икен­че  төрле әйткәндә,  социаль  челтәрләрдә электрон   сигаретлар рекламасына каршы нинди  җавап  чаралары  күрергә.  Әлеге  сорауга  җавап  биргәндә Андрей Николаевич,   реклама өлкәсендә закон  бозуларны ачыклауның монополиягә  каршы  хезмәт  конролендә булуын  билгеләп  үт­те. “Элек тәмәке  рекламасының 70 проценты телевидениедә барса,  соңгы  3-4  елда, бигрәк тә ковид эпидемиясеннән   соң кешеләр  социаль  челтәрләргә   күчте һәм шунда  яшиләр дә. Элегрәк законнарда тышкы, телевидение , басма реклама  төшенчәләре генә булса, хәзер   вәзгыять  үзгәрде.   Проблема интернет белән  бәйлегә әйләнде.  Шуны  да аңларга  кирәк, әгәр җитештерүче  яки сатучы үзенең  рәсми сайтларында продукция турында  мәгълүмат бирсә,  ул реклама булып  саналмый. Чөнки  халыкның  чикле өлешенә – сатып  алучыларга  юнәлдерелә. Сәүдә заллары эчендәге тәмәке һәм  алкоголь продукциясе  куелган витрина да реклама түгел.  Гомумән, бу  мәсьәләгә сак  ки­лергә  кирәк. Конкрет  очракт а ул рек­лама  булырга  да,  булмаска да  мөмкин. Безнең  идарәдә реклама буенча  экспертлар  советы  эшли, аның  составында   башка оешма   хезмәткәрләре дә бар. Хәл ителүе  сорау  тудырган материалларны совет аша үткәрәбез. Һәр конкрет  вәзгыятьне исәпкә  алабыз”,– дип  аңлатты җитәкче  урынбасары. Шунда  җирле матбугат вәкилләре катнашында үткәрелгән брифингта журналистлар  сорауларына  җавап  бирде. Саба районында монополиягә  каршы законнарны бозу  очраклары булмавын  бил­геләп  үтте.

Соңыннан  Саба  урта мәк­тә­бен­дә уку­чылар белән очрашты. Мисаллар ярдәмендә Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ни белән шөгыльләнүе, аның юнәлешләре хакында сөйләде. Укучыларга конкуренция, товарга монополия, реклама хокуклары, административ хокук бозу күренешләре кебек төшенчәләргә аңлатмалар бирде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев