Рәис Әсәдуллиннар гаиләсе – Олы Шыңарда “ат җене”кагылган гаиләләрнең берсе
Гасырлар дәвамында ат кешенең тугры дусты,ярдәмчесе,хуҗалык тормышын алып баруда төп таянычы булып саналган.
Алар турында китаплар нәшер ителгән, фильмнар төшерелгән, җырлар җырланган. Дөньяда барган үзгәрешләр, техник прогресс ат һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтнең беркадәр суынуына китерсә дә, соңгы елларда бу акыллы хайванга карашның уңай якка борылуы сизелә. Республика күләмендә аерым программалар игълан ителде. Ялсыз 70-80 чакрым юл узарга сәләтле Татар аты турында да күп кенә материаллар вакытлы матбугатта урын алды. Районда беренче татар атын иярләүче кеше буларак, Юлбаттан Сафин Илдар бу токым турында эчтәлекле мәгълумат белән район газетасында чыгыш ясады.
Һәр авылның атлар белән бәйле кызыклы,гыйбрәтле вакыйгалары күптер дип беләм. Үзебезнең төбәккә бәйле булган берничә вакыйганы сезгә дә җиткерергә телим. Аларның һәрберсе чынбарлыкка нигезләнгән.
Рәис Әсәдуллиннар гаиләсе - Олы Шыңарда "ат җене"кагылган гаиләләрнең берсе. Рәиснең бөтен эше атлар белән бәйле булды. Утыз елдан артык малларга азык ташыды, көтү көтте. Янәшәсендә һәрвакыт тугры юлдашы - аты булды. Аеруча күңеленә кереп калган җирән бия Дишканы ул бүген дә оныта алмый әле... Озак еллар бергә эшләү дәверендә ат һәм кеше бер-берсен күз карашыннан аңларга өйрәнгән иде шул. Әйдә, дисәң, кузгала, трр, дисәң, туктый торган малкай, хуҗасы артыннан калмый, ияреп йөри торганга әйләнде. Печән ташыган вакытларда чүмәлә янына үзе килеп баса, эш беткәч, икенчесе янына күченә дә, тагын туктап кала. Әйтәсе, эндәшәсе дә юк. Кеше акыллары булган, аңлы малкай иде ул. Бервакыт хуҗалыкта азык ягы сыегайды. Атны тикмәгә генә "борыч тегермәне" белән чагыштырмыйлар бит. Аңа һәрвакыт чемченеп торырга кирәк. Тамак ягын кыссаң, малкай белән авыр эш тә башкарып булмый. Көне буе эштә булган Рәис, караңгы төшеп килгәндә арбасына чалгысын салып, авылдан читтәрәк булган люцерна басуына юнәлә. Исәбе - бераз булса да печән юнәтү. Радик Халиковның яңарак кына рәис булып килгән вакыты. Ниндиерәк кеше икәнен дә белеп бетермиләр, килеп кенә кергән "хуҗадан" курмы сорап йөрү дә уңайлы түгел.
Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.
Айдар Гарипов,
Олы Шыңар урта мәктәбенең тарих укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев