Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы Васил Исмәгыйловның хезмәтчәннәренә бәйрәм котлавы

10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан барлык коллективны, җәмәгать иминлеген саклауда лаеклы өлеш керткән ветеран­нарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән тәбриклим.

Безне уртак максат - җәмгыятьтә тотрыклылык, иминлек тәэ­мин итү, гражданнарның тынычлыгын һәм хокукларын саклау, законлы мәнфәгатьләрен кайгырту бурычы берләштерә. Алдыбызга куелган бурычларны гамәлгә ашыруда күркәм нәтиҗәләр белән киләбез. Һәр хезмәткәр үз эшенең остасы булган бердәм коллективның алга таба да районыбызда иминлек тәэмин итүдә армый-талмый хезмәт куясына ышандырам.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, ветераннар! Сезне яңадан бер кат һөнәри бәйрәм белән тәбрикләп, җаваплы һәм катлаулы хезмәтебездә уңышлар, сабырлык, гаиләгездә иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев